Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Шәһәрдә 51 сайлау участоклары эшләде, шул исәптән 3нче өлкә хастаханәсендә сайларга мөмкинлек булды. Сайлау участокларында бәйрәм рухы, яхшы кәеф хөкем сөрде. Сайлауларга күпчелеге гаиләләре белән бергәләп килгәннәр. “Үз киләчәгебез өчен тавыш бирдек. Безнең көч бердәмлектә. Россия алга барачагына ышанабыз, илебез өчен тавыш бирәбез,”- дип Садыйковлар гаиләсе уртаклашты. Тубыл пединститутының филология фәннәре кандидаты Алсинә Фәттакова: ”Балаларның киләчәге якты булсын. Мин ышанам, бөтен Россия бу көннәрдә бердәмлек күрсәтәчәк,” - ди Рефагат Даутов: ”Сайлауларга һәрвакыт барам, катнашам, бүген дә тавыш бирдем. Бу минем гражданлык бурычым,”- дип сөйләде. Тубыллыларның активлыгы барлык участокларда да бер үк иде.
Сайлаучылар кайчан уңайлы шул көнне килеп сайлый алды. Илебез халкы һәм бәлигъ булган һәр кеше бюллетеньдә үз “галочкасын” ышанычлы кешенең фамилиясе каршында куйгандыр. Сайлау көннәрендә халкыбыз бердәмлекне күрсәтте.
“Төмән язы. Бөтен гаилә белән” фестивале
Сайлау участоклар янында оештырылган фестивальдә, викторинада тубыллыларның катнашырга мөмкинлеге дә булды.
“Төмән язы. Бөтен гаилә белән” фестивале Тубылда гөрләп, күңелле узды. Кемдер кыйммәтле бүләкләр отты, татлы бүләкләр алучылар да күп булды. “Туган ягыңны ярат” викторинада катнашып чәйник, утюг, фен, телевизор һ.б кирәкле әйберләр отучылар булды. Концерт программасында күңелле, дәртле җырлар яңгырады. Халыкны үзләренә чакырып торган азык-төлек ярминкәсендә катнаштылар, ”Гуляй Масленица” гастрономик фестивален оештыручылар һәр килгән кешене белен белән сыйладылар. “Төмән язы” фестивале викторинасында әти-әниләре белән килгән балалар, аларның откан татлы бүләкләренә аеруча шатландылар.Римма Умитбаева.Тубыл.