#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укучыларына күңел җылысын бирә

последние и лучшие новости искусства в мире

«Бездә завуч вазифасын зур җаваплылык белән бик ышанычлы, тирән белемле, тырыш, илһамлы, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел остаз, бер сүз белән әйткәндә, зыялы укытучы - Сәлия Чәләлетдин кызы башкара. Мәктәбебез өчен бу чын-чынлап зур уңыш. Эшләү дәверендә хезмәттәшләре һәм укучыларының гына түгел, ата-аналарның, авылдашларының да олы хөрмәтен яулады. Сәлия Чәләлетдин кызын тәгәрмәч эчендәге тиен белән чагыштырып була, чөнки аның җаваплылыгындагы эшләрне санап бетергесез», - дип таныштырып китте безне Төмән шәһәренең 52 нче мәктәп директоры Алефтина Манкаева үзенең коллегасы Сәлия Мөстәкыймова белән. Коллектив исеменнән туган тел укытучысы Халидә Кирамова да кушылып: «Көчле математика укытучысы, яраткан класс җитәкчесе, алыштыргысыз завуч та буларак Сәлия Чәләлетдин кызы укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен, гаилә тәрбиясе нигезләрен яхшы белә, укытучылар һәм ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Безгә методик ярдәм күрсәтеп, төпле киңәшләр биреп, иҗади эшләргә, белемебезне күтәрергә, төрле бәйгеләрдә катнашырга өндәп кенә түгел, җылы сүзе, үрнәге, ярдәме белән канатландыра да белә ул. Кечкенә уңышларыбыз да аның тәҗрибәле карашыннан игътибарсыз үтми. Чын күңелдән сөенеп, мактап, күңелләребезгә өмет уты кабыза, тагын да тырышып, илһамланып, тагын да зуррак максатлар куеп эшләргә көч бирә. Шулай ук ул яшь кадрларны нәтиҗәле итеп эшләргә өйрәтә. Аның укучылары, остазларының һөнәрен сайлап, хәзер мәктәпләрдә уңышлы гына эшләп йөриләр», - дип өстәде.

11-11

Хатын-кызлар коллективында эшләүче хезмәт һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучы Андрей Ванчуговның әйткән сүзләре дә Сәлия Чәләлетдин кызының нинди югары сыйфатларга ия булуын ачык күрсәтә. «Бик пунктуаль, гадел, таләпчән, яхшы әзерлекле укытучы. Эше бик авыр, чөнки укытучыларның, меңнән артык укучының иминлеген, мәктәптәге хәлне контрольдә тотып, алар белән даими элемтәдә булып, мөһим сәбәпләр аркасында дәрескә килә алмаган укытучыларга алмаш табу, уку программаларының расписаниесен төзү һәм тагын да бик күп төрле эшләрне гел истә тотып, аларны уңышлы хәл итәр өчен, минемчә, югары профессиональлекә ия булырга кирәк. Сәлия Чәләлетдин кызы нәкъ менә шундый белгеч. Аның белән эшләве чынлап та бик уңайлы һәм рәхәт. Киләчәктә дә балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә шулай киңәшләшеп, аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә язсын», - диде ул.

Россия Федерациясенең мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре исеменә лаек булган, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара берлеге медале, РФ мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе, өлкәнең төрле дәрәҗәдәге бүләкләре белән бүләкләнгән, 30 ел Кырынкүл мәктәбендә завуч вазифасын башкарган педагогик хезмәт ветераны Сәлия Мөстәкыймова бу көннәрдә үзенең матур гомер бәйрәмен билгеләп үтә. «Укытучы һөнәре – иң кирәкле, гуманлы, шул ук вакытта гүзәл, хөрмәтле һәм бик җаваплы да. Бу һөнәрне балачакта ук сайладым һәм беркайчан да үкенмәдем. Минем теләгемне әнием хуплап кына торды, нинди генә авырлыклар күрсә дә, безне укытырга тырышты. Кызганычка, бүгенге уңышларымны әниемә күрергә, шатлыкларымны уртаклашып, сөенергә язмады. Миңа 26 яшь булганда ул вафат булды. Әмма гомер буе әниемнең рухы, фәрештә булып, мине саклаганын тоеп яшим. Авыр чакта да аның белән киңәшләшәм һәм бик рәхмәтле мин аңа», - дип сүзен башлады ул, үзе турында сөйләргә яратмаса да.

Сәлия Чәләлетдин кызы Түбән Тәүде районының Тарман авылында 1964 елның 16 мартында 7 балалы зур гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә.

Аңа 10 яшь булганда, әтисе үлеп китә. 3 ир баласы һәм 4 кызын әниләре Мөнчия Биктимир кызы ялгызы үстереп, аларга белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына озата. «Абыйларым миңа авыр эш эшләтмәделәр, әнием һәркемебезнең тырышып укуын теләде. Сугыш чоры баласы булу сәбәпле, үзе балачактан колхозда эшләп, 2 сыйныф кына белем ала. Әмма аның тормыш тәҗрибәсе һәм табигый акыл-зирәклегенә әле дә таң калып искә алабыз. Әнием физик һәм рухи яктан да бик көчле иде. Мин үзем дә бик үзсүзле булдым. 1979 нчы елда, 8 сыйныфны тәмамлагач, гади, ситсы күлмәк, резина итек киеп кызлар белән Тубыл педагогия училищесына укырга киттем. 1983 нче елда кулыма башлангыч сыйныфлар укытучысы дигән таныклык алгач, Бухтал мәктәбенә укытучы итеп билгеләндем. Әмма Варис абый Туйчиков районга барып, үзебезнең мәктәпкә җибәрүләрен сорап, сөйләшеп кайткач, 2 ел Тарман мәктәбендә математика фәнен укыттым. Педагогия училищесын тәмамлаган елны, югары белем алу максаты белән Тубыл педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем», - дип сөйләде.

1985 нче елда Сәлия Чәләлетдин кызы Илшат Тимербай улы белән гаилә корып, Кырынкүл авылында төпләнәләр, бер кыз үстереп, аңа югары белем бирергә ярдәм итәләр.

Сәлия Чәләлетдин кызы хезмәт юлын Кырынкүл башлангыч мәктәбендә дәвам итә. 1992 нче елда мәктәп тугызъеллык статусын ала. Сәлия Чәләлетдин кызы математика фәненнән белем бирә. 1993 нче елда завуч итеп билгеләнә. Бу вазифа буенча белемен күтәрер өчен 2014 нче елда Төмән университетына укырга кереп, «Мәгариф буенча менеджмент» белгечлеге алып чыга.

Сәлия Чәләлетдин кызы мәктәптә генә түгел, өендә дә бар нәрсәгә өлгерә. Өй хезмәтеннән башка ул бакчачылык белән шөгыльләнә. Көз җиткәч, уңышлардан тәмле кайнатмалар, кабымлыклар әзерли. Бигрәк тә чәчәкләр үстерергә ярата ул. «Аннары мин 3 оныгым белән бергәләшеп кыстыбый, җиләкле пироглар, пәрәмәчләр пешерергә һәм гаиләбез белән утырып бергә чәй эчәргә яратам», - дип өстәп куя, безне шәхси тормышы белән дә таныштырып.

Сәлия Чәләлетдин кызы 40 еллык педагогик хезмәт юлында күптөрле бүләкләргә лаек. «Мәктәптә узган һәр көнем - минем өчен һөнәри имтихан ул. Мин аны уңышлы тапшыра алмаудан куркып торам. 2020 нче елда яңа заманча төзелгән мәктәп ачылганнан бирле мин биредә завуч вазифасын гына башкарам. Эшем зур җаваплылык таләп итә, әмма аны яратып башкарам. Әлбәттә, эшләп булмас иде, әгәр гаиләм терәк булмаса. Тормыш иптәшем, каенанам Земфира Искәндәр кызы миңа эшләр өчен бөтен уңайлыклар булдырырга тырышалар. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Шулай ук мин һәрвакыт 30 ел кулга-кул тотынып эшләгән мәктәп җитәкчесе Алефтина Манкаевага, Кырынкүл тугызъеллык мәктәбен ачуга зур көч куйган элекке мәктәп директоры Гөлшат Туйчиковага (Касыймова), укытучыларга рәхмәтлемен. Шуны да өстәп үтәсем килә: эшләгән дәверемдә күпме балага үземнең күңел җылымны бирдем, алар белән әле дә яхшы мөнәсәбәттә. Укучыларым белән чын күңелдән горурланам: алар арасында укытучылар, табиблар, инженерлар да бар. Үземне хәзер мәктәптән, яраткан коллективымнан, укучыларымнан башка күз алдыма китерә дә алмыйм», - дип әйтә.

Сәлия Чәләлетдин кызын юбилейлы туган көне белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшендә уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836