#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ләчек авылында көлцән бәйрәме үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

12-12Әмәл бәйрәме - себер татарларының яраткан һәм көтеп алынган зур бәйрәмнәре ул. Моңа авыл халкы алдан ук йорт-җирләрен чистартып, “Әмәл” дип кычкырып өйдән-өйгә йөрүчеләргә чыгарып ташлар өчен көлцән ягъни төче калачлар пешергәннәр, читтән килүче кунаклар һәм күршеләрен чәйгә чакырып сыйлар өчен тәмле ризыклар әзерлиләр. Ата-бабалар әйтүенчә, элек заманнарда бу көнне ат чабышы, көрәш кебек ярышлар да оештырылган булган. Хайван чалып, хәтем ашы уздырганнар. Шунысы да кызык: чалынган хайванның башын махсус пешереп ашау хупланган.

Быел яз иртәрәк килү сәбәпле, сазъяк арты авылларга кышкы юл иртәрәк өзелде дияргә була. 23 март көнне Тубыл районы, Ләчек авылына читтән килүчеләр саны аз булды. Шулай да бәйрәм бик күңелле узды.

Иртәнге сәгать 8дә авылның бер читендә “Көлцән!” дигән тавышлар яңгырый башлагач, хуҗалар кичтән әзерләп куйган күчтәнәчләрен алып чыгып, халык арасына чәчтеләр. Халык кар өстенә килеп төшкән әйберләрне, бер-берсен этә-төртә, үз капчыкларына тутырдылар. Ләчеклеләр элекке еллардагы кебек үк бүләкләрнең төрлесен әзерләгәннәр иде. 3 сәгатькә сузылган чарада халык күрешеп-очрашып, шаярып, күңелле ял иттеләр, киләсе елларда да очрашырга язсын дигән теләкләр белән өйләренә “көлцән чәе” эчәргә таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836