#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Күпләргә үрнәк булды

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» газетасының дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе, өлкәбезнең абруйлы шәхесенә - Рәшит абый Сәләмовка 21 март көнне 85 яшь тулды.

Сугыш еллары баласы ул. Балачагын күрми үскән буын вәкиле. Әтисе Сафи 1941 елда июнь аенда ук сугышка алына, шул елны һәлак була. «Әнием өйдә 30 яшендә 4 бала белән утырып кала. Без күргән авырлыкларны Ходай Тәгалә бер кайчан да бер кемгә дә күрсәтмәсен. 6-7 яшь чагында яз көне бакчаларда черек бәрәңге казып эзләп йөргән чаклар искә төшә. Болыннарда кыр суганын, безнекечә әйткәндә «юа»ны, иртәдән кичкә кадәр җыеп шатланып кайта идек. Чөнки ул үлән безнең өчен ул вакытта иң тәмле, бик туклыклы азык булып санала иде», - дип искә ала хәзер Рәшит абый балачагын. 8 яшеннән җәйге ялларында эшли башлый ул. 1958 нче елда Аслана урта мәктәбен тәмамлап, армия сафларына алына. Кайтып, институтка укырга керә.

12-1- Бу елларда Рәшит армиядән кайтып, Төмән авыл хуҗалыгы институтында укып йөри иде. 4 елга якын очрашып, яратышып йөргәннән соң, хисләрнең чынлыгына, мәхәббәтнең ныклыгына ышангач, Рәшит соңгы курсында укыган елда без өйләнештек. Авыл ху­җалыгы институтын тәмамлау белән ул Шык­ча авылына зоотехник булып эшкә килде. Оя, нигезебез биредә корылды. Рәшит беренче көннән үк минем терәгем булды, мин аның ихтирамын югары бәялим. Андый терәк булмаса, 2 балама дөрес тәрбия бирү дә, аларны инсафлы итеп үстерү дә, яраткан эшемне алып бару да авыр булыр иде. Шыкчада безгә озак эшләргә туры килмәде. 1971 елда Рәшитне Ямбай авылына управляю­щий итеп күчерделәр, без гаиләбез белән Ямбайга күчендек. Монда эшләгән еллар минем өчен дә, Рәшит өчен дә чын бәхетле, янып-яшьнәп эшләгән якты елларыбыз иде.

Мәктәп директоры Сөләйман Биктимиров үтә кешелекле, гадел, татар халкының үзаңын күтәрү, татар телен укыту, халкыбызның гореф-гадәтләрен торгызуны ул елларда үк күз уңында тота иде, бу өлкәдә алар Рәшит белән халык арасында агитация-масса эшләрен алып бару өчен көн-төн чаптылар. Укучылар һәм укытучылар көче белән әдәби-музыкалъ кичәләр уздырыла, спектакльләр, концертлар куела. Бер генә концерт та, пьеса да Рәшитнең катнашыннан башка үтми, чөнки ул гармунчы да, җырлый да иде.

Гармун тавышларына, җыр-моңга күмелеп концертлар, пьесалар куюыбыз тирә-як авыллардагы милләттәшләребезне рухи баетуда, үз теленә, сәнгатенә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнагандыр дип уйлыйм, - дип сүзне тормыш иптәше, ветеран укытучы Мәрзия Гатиятулла кызы дәвам итә.

«1990нчы елларда илебез яңа дәвергә аяк басып, милли-мәнфәгатьләрне ныграк кайгырту мөмкинлекләре туу белән, татарлар арасыннан үсеп чыккан җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләре, үз халкының язмышы турында борчылып, илне үзгәртеп кору, демократияләшү хәрәкәтенә актив кушылдылар. Себер татарлары турында тарихи дөреслекне ачыклау, мәдәниятен, мәгарифен үстерү юлында күп эшләделәр. Аларның хакимият кешеләре белән фикерләшә, табигый, ышаныч белән сөйләшә белүләренең нәтиҗәсе булып өлкәдә яшәүче татарлар өчен «Яңарыш» газетасы, «Дусларга сукмак», «Очрашулар» теле-радио тапшырулары эшли башлады. Бу эшләрне башкаруда Сөләйман Биктимиров, Баязит Хәйруллиннар белән татар хәрәкәтенә демократия сулышы өрүдә армый-талмый эшләгән ачык йөзе, ипле мөгамәләсе, кылган эшләре белән Рәшит Сәләмов ул еллар­да ук күпләргә үрнәк булды.

Авылда гади зоо­техник хезмәтеннән алып өлкә профсоюзлар советының өлкән ин­спекторы, «Калинин» исемендәге совхозның управляющие, төньяк шәһәрләр - Сургутта, Ханты-Мансийск һәм Нягань шәһәрләрендә җитәкче органнарда эшләп чыныккан, тәҗрибә туплаган Рәшит Сафи улы кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт халык, хезмәткәрләре арасында абруйлы булды, аларның хөрмәтен казанды, җитәкчеләрдән макталды.

Илдә коточкыч үзгәрешләр бара, жәмгыятьтә моңа кадәр күрелмәгән борылышлар күзәтелә иде ул елларда. Шундый катлаулы дәвердә реформалар чоры башлануга үз идея юнәлешенә исәп тотып үзенең шәхси предприятиесен булдырды һәм жиң сызганып эшкә дә тотынды. Хәзер инде аның фирмасы өлкәбездә газ чыгаручы оешмаларны иң кирәкле детальләр белән тәэмин итә. База хуҗасы Рәшит Сәләмов районда гына түгел, бөтен Төмән өлкәсендә дан тоткан житәкче-эшкуарга әверелә», - дип язды героебыз турында танылган журналист, ветеран укытучы Люция апа Хәбибуллина дистә еллар элек.

Балалары Дамир белән Радик та әти-әнисенең үрнәгендә тырыш, спорт сөючән, белемле булып үсәләр, берничә югары уку йортын тәмамлыйлар. Хәзер Дамир Рәшит улы әтисенең эшен дәвам итә.

Рәшит Сафи улының: “Әтиемне гомер буена сагындым. Юк бит, булмады, кочаклап үбәр идем, аның куенына сыеныр идем, дип гомер буе хыялландым”, - дигән сүзләре күңелгә ятып калды. Ул вакытта озак еллар эзләп тә бер генә мәгълүмат та таба алмаган Рәшит абыйга бәхет елмайган иде: яшерен архивлар ачылып, әтисенең соңгы сугышкан урынын, туганнар каберлеген барып күрергә насыйп булды аңа. Моннан алып киткән туган җире туфрагын анда, аннан алып кайткан җирне әнисенең каберенә сибеп, аз булса да күңелен тынычландыра ул.

Әле Рәшит Сафи улының тагын бер изге эшен әйтеп китәргә кирәк: ул туган авылы Куликта мәчет төзелешендә зур өлеш кертә. «Һәм инде ниятләгән мәчет тә ачылды. Авылыма иман нуры чәчеп, тынычлык, сәламәтлек, ихтирамлылык теләп торсын», - дип сөйләде Рәшит Сәләмов. Соңыннанрак Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәйкәл булдыруда да катнаша. Әле газетабызга, мәчет, башка һәйкәлләрне төзүдә, китаплар бастыруда һәм башка эшләрдә аның ярдәмнәрен күпләр күрде.

Хәзер Мәрзия һәм Рәшит Сәләмовлар тыныч картлыкларын кичерәләр. Оныклары да зурлар инде. оныкларының кызларына сөенеп яшиләр. Сәламәтлекләрен кайгыртып торалар, ял йортларында дәвалану алалар. Татар тормышыннан хәбәрдар алар.

Быелга ел алар өчен юбилейлар белән истә калачак: май аенда Мәрзия Гатиятулла кызы күркәм юбилеен каршы алса, ел ахырында кулга кул тотынышып озын тормыш юлын үтүләренә дә 60 еллыкларын билгеләп үтәрләр, Аллаһы боерса. Сәламәт булсыннар да, дөньялар тыныч булсын. Изгелекләре үзләренә изгелек, хөрмәт булып әйләнеп кайтсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836