#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Халыклар дуслыгы» гөрләде

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Тархан авылында «Халыклар дуслыгы» традицион фестивале узды.

Сәламләү сүзе белән Иске Александровка авыл җирлеге башлыгы Рәисә Курмашева чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, әлеге масштаблы чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Оештыручылар бәйрәм истә калырлык булсын өчен күп көч куйдылар, бәйрәм алдыннан алар көне буе эшләделәр, һәркем рәхәтләнеп ял итсен өчен матурлык тудырдылар, дип билгеләп үтте.

Шулай ук авылның иҗтимагый тормышында актив булган авыл халкы билгеләп үтелде. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе, җирле шагыйрә Сачитә Кучаровага хәйрия проектларын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен Төмән өлкә Думасы рәисе урынбасары Наталья Шевчикның аерым Рәхмәтнамәсе, актив гражданлык позициясе һәм иҗаты өчен «Мәдәният» муниципаль автоном оешмасы директоры Ирина Батуринаның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фестиваль кысаларында җирле артистлар көче белән концерт, ат чабышлары, гамәли иҗат күргәзмәсе, милли татар ашлары белән сәүдә оештырылды.

Концертта авыл клубларыннан үзешчән артистлар, укучылар искиткеч чыгышлар ясадылар. Тамашачылар һәр чыгыш ясаучыны җылы каршы алдылар һәм көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

«Халыклар дуслыгы» фестиваленең бизәге кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе булды. Тарханнан кызым Рания белән минем кул эшләрем, төрле материалдан: полиэфир шнуры, трикотаж һәм рафия җептән бәйләнгән сумкалар, Иске Александровкадан Юлия Уляшеваның бәйләнгән әйберләре, Кортьегән авылыннан кул эшләре остасы Фәридә Дәүләтчинаның тасмалар белән чигүләре, «Имашевлар» һәм «Коми-зырян йорты» музееннан экспонатлар куелган иде.

Рәйсә Таштимер кызы чараның спонсорлары Сергей Ивановка, Рамил Шәяхмәтовка, Мурат Бәшировка ат чабышларында һәм спорт ярышларында призлар өчен, Инера һәм Хәмит Таиповларга татар милли ризыклары белән сәүдә итү күргәзмәсен оештырганга аерым рәхмәт белдерде.

12-4
Рәисә АЙТБАЕВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836