#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мөһим, матур бәйге

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсенең «Истоки» этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы уздырган «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясалды. Гаилә елына багышланган татар телендә узган бәйгедә өлкәбезнең Аромаш, Вагай, Тубыл, Төмән районы, Тубыл шәһәре мәктәпләреннән шигырь яратучы сәләтле балалар ата-аналары, әби-бабалары, апа-сеңелләре белән татар телендә шигырь сөйләүләрен, укуларын, тыңлауларын видеога төшереп, оештыручыларга җибәрделәр. Кыска гына сюжетны төшереп алу өчен дә зур әзерлек кирәк. Катнашучылар сорауларны алдан әзерләп, постановканың планын язып, максатын аңлатып бу эшне лаеклы башкардылар. Телефондагы камерага төшергәндә дә каушап китүчеләр була. Гаиләне җыеп, катнашучылар белән репетиция ясап, тырышып берничә дубль төшерүләре мактауга лаек. Нинди киемдә видеога төшүне уйлап эшләгән хезмәтләре дә игътибарсыз калмады.

12-72

Бәйгедә өлкән яшьтәге катнашучылар ихлас күңел белән бала-оныкларына ярдәм иткәннәрен, туган телгә мәхәббәт тәрбияләгәннәрен күрсәтте бу бәйге. Татар телендә, онлайн форматта узган бәйгегә абруйлы жюри әгъзалары нәтиҗә ясадылар. Жюри рәисе Төмән өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсенең «Төмән региональ мәгарифне үстерү дәүләт институты»ның педагогика һәм психология кафедрасы доценты Алсу Фәйзуллина, Тубыл педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина, филология фәннәре кандидаты, башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Лилия Фәизова, РФнең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, ТРның атказанган укытучысы Асия Зимагулова һәм мин - ТРның журналистлар берлеге әгъзасы, «Яңарыш» өлкә газетасы журналисты Римма Умитбаева иң яхшыларын сайладык. 1 урынга Назыйровлар гаиләсе (Аромаш районы, Көсәйкүл мәктәбе) лаек булды. 2 урынны Айдуллиннар гаиләсе (Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе) белән Фәйзуллиннар гаиләсе (Төмән районы, Ямбай урта мәктәбе) алдылар. 3 урынга Зөлбохаровлар гаиләсе (Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе) һәм Вагай районы, Тугыз авылыннан Сәйдуллиннар гаиләсе чыктылар.

«Бөтен гаилә белән укыйбыз» бәйгесенең төп оештыручысы «Истоки» этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы җитәкчесе Әлфия Петухова: «Һәр катнашучыга, жюри әгъзаларына рәхмәтләремне белдерәм. Видеоязмалар бик матур, эчтәлекле, игътибарга лаек булдылар. Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен һәм башка танылган шагыйрьләребез белән беррәттән җирле авторларыбыз Гөлфизәр Абдрахманова, Сөнгатулла Бекенинның шигырьләрен тыңладык. Башкаручылар оста, килештереп, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Җиңүчеләр, катнашучылар диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Аларны ихлас күңелебездән котлыйбыз», - диде. Бәйгегә килгән видеоязмаларны караучылар матур эчтәлекле комментарийлар калдырдылар. Айдуллиннар, Әминовлар, Зәнкиевлар, Зөлбохаровлар, Назыйровлар, Мәмәтгалиевлар, Исламовлар, Кузиевалар, Сәйдуллиннар, Сөләймановлар, Уразовалар, Фәйзулллиннар, Юнусовлар гаиләләренә, барлык татар теле һәм әдәбият укытучыларына уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836