#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Танылган белгечкә дәрәҗәле исем

последние и лучшие новости искусства в мире

Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Анда өлкәбездән дә зур делегация барды. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов өлкәбезнең танылган мәдәният белгече, гармунчы, билгеле коллективлар җитәкчесе, профессионал композитор, РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы Ислам Сафинга «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дәрәҗәле исемен тапшырды. Бу уңайдан, Ислам Галимулла улын зур бүләк белән котлап, Казанга сәяхәте, тормышы турында сораштык.

Очраклы гына эшмәкәрләр җыенына эләксәм дә, дискуссияләрдәге темаларны кызыксынып тыңладым, - дип сүз башлады Ислам абый. - Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре, авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле, игенчелек, үсемлекчелек тармагындагы инновацияләр һәм белгечләр әзерләү, терлекчелек турында кызыклы чыгышлар булды. Берсе алма үстерә, икенчесе мал үстереп, хәләл колбаса ясый, кемдер үләннән чәй әзерли. Туганнары, яисә гаиләләре белән эшлиләр. Илдәге 4200 татар авылын саклау, үстерү турында кайгыртучы мондый кешеләр дә бар икән дип башка тармакны да күреп кайттым. Җыенның төп максаты – татар авылларын торгызу, татар эшмәкәрләрен берләштерү, тәҗрибә туплауда ярдәм итү, федераль ярдәмнәр белән таныштыру.

Гармун ясаучылар белән таныштым. Россия гармунчылары унлыгына кергән татар баянчысы Ринат Мөхетдинов белән күрештем. Утыз елдан артык гармуннар ясаучы Айрат Харисовны очраттым, таныштым. Яңа гармуннарда уйнап та карадым. Элемтәләр алыштык. Свердловск өлкәсендә узган бәйгедә бүләк ителгән сертификат өчен гармунны май аенда ясап бирәчәк.

Пленар утырышта Татарстан Рәисе кулыннан атказанган мәдәният хезмәткәре медален алу белән бик горурландым. Күп еллык эшемне лаеклы бәяләү дип кабул итәм. Бу бүләкне алуда ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына, аның өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйровка, хезмәткәре Зилә Юсуповага чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Тагын да эшемне лаеклы башкарырга мөмкинлек тудырган Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенә, директоры Мансур Кәбировка рәхмәтем чиксез. Монда эшли башлаганыма да 5 ел үтте. Шул еллар дәвамында алган Мактау грамоталарыбыз, ирешкән җиңүләребез исәпсез.

12-11

Ислам Сафин Ижевск шәһәрендә дөньяга килә. Урта мәктәп тәмамлаган егетне әти-әнисенең туган яклары тарта – ул Казанга укырга килә. Сәнгать белгече өчен тиешле музыка мәктәбен, училищены һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Югары белемле композитор курчак театрында эшли башлый. Аннары Рөстәм Сәрвәров җитәкчелегендәге «Казан кызы» эстрада ансамбленә килә. Фәрит Хәкимов бу коллективны Вагай районының Тугыз авылында үткән Сабан туена чакыра. Тагын Талымхан авылында да концерт куялар. Яшь белгечләрне ул елларда көчле җитәкче Шамил Юскаев яңа төзелгән мәдәният йортында эшләргә калырга чакыра. «Аның көн саен үтенеп шалтыратуына: «Барсак барып кайтыйк», - дип ризалашып Гөлнур апагыз Хәкимова белән чыгып киттек. Килүебезгә 28 ел була инде. Үзебезне татар мәдәниятен күтәрүчеләр итеп санап эшләдек тә эшләдек».

Шул еллар эчендә чиксез күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алуга ирешәләр. Алар арасында төрле дәрәҗәдәгеләре бар. Бөтендөнья татар конгрессы медале иясе, «Хезмәт ветераны» инде хәзер Ислам Галимулла улы. Әле Төмәнгә йөреп эшләгән вакытында тагын да зуррак бәйгеләрдә катнашырга мөмкин була. Үзе шикелле осталар белән «Чимги-тура» ансамблен оештыра. «Вак бәлеш» балалар фольклор-этнографик төркеме төбәкара ярышларда уңышлы катнаша, зур җитәкчеләр каршында чыгыш ясарга чакырыла, федераль Сабан туйларында чыгыш ясыйлар.

Композитор буларак Ислам Сафинның 30лаган җыры бар, аларны танылган җырчылардан Венера Ганеева, Айдар Фәйзрахманов, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Сәрвәров җырлыйлар. Аның балалар өчен язылган җырлар җыентыгы бастырыла. Хәзер дә бу һөнәрен эшендә актив файдалана, «Барбарис» уен кораллары ансамбле репертуарын булдыруда да аның ярдәме тия. Симфоник әсәр язу турында хыяллана.

Тагын да гармун уйнау осталыгын арттыру юнәлешендә актив эшләп, Ислам Галимулла улы өлкә күләмендә «Гармония» фестиваль-конкурсында җиңү яулап бүләккә гармун алу бәхетенә иреште. Әле укучысы Рәмзил Сабировны да җиңүчеләр рәтендә күрү икеләтә бәхет китерә.

Дәрәҗәле исем алуы һәм мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Ислам Сафинны чын күңелдән тәбриклибез. Мәдәният һәр милләтне кабатланмас итә, халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый. Бу эштә Ислам Галимулла улы зур өлеш кертте. Әле дә актив хезмәт итә. Аңа тагын да иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхетле рәхәт тормыш телибез, якташыбыз белән горурланабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836