#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Ватанны саклау дигән һөнәр бар»

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Төмән шәһәренең 52 нче Кырынкүл урта мәктәбенең актлар залында 8-10 сыйныф укучылары өчен «Герой булып тумыйлар – аларны үстерәләр» дигән тема буенча батырлык дәресе узды. Бу дәрестә укучылар Россия Федерациясе Герое, полковник, Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы начальнигы урынбасары Рөстәм Сәйфуллин белән якыннан танышып, фикер алыштылар. Очрашуны Төмән шәһәренең 13 нче китапханәсенең баш китапханәчесе Луиза Сөрмәтова оештырды. Ул: «Мин Рөстәм Гали улының чыгышын өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең IX нчы сьездында тыңлап: «Бу сүзләрне, һичшиксез, яшүсмерләргә дә җиткерергә кирәк», - дип уйладым һәм башта Рөстәм Гали улы белән киңәштем. Аннары шәһәрнең 52 нче мәктәп директоры Алефтина Манкаевага мөрәҗәгать иттем. Ул минем тәкъдимне бик шатланып кабул итте һәм Рөстәм Гали улы белән элемтәгә кереп, очрашу көнен билгеләдек», - дип аңлатты.

Укучылар Россия Героеның актлар залына килеп керүен бик дулкынланып көттеләр. Аны аягүрә басып, көчле алкышлап каршы алдылар. Укучыларны хөрмәтле кунак белән таныштырып мәктәп җитәкчесе Алефтина Зиннәтулла кызы: «Бүген беренче мәртәбә безнең мәктәпкә ил батыры кунакка килде. Бу очрашу мәктәп тарихында тирән эз калдырачак һәм һәркемегезнең хәтерегездә мәңгегә сакланачак», - дип сөйләп, сүзне Рөстәм Сәйфуллинга бирде.

12-21

Полковник дәрес планын хәрбиләрчә җитди билгеләп, беренче үзе белән таныштырды. «Мин дә полковник яки Россия Герое булып тумадым. Сезнең кебек мәктәптә тырышып укыдым, спорт белән шөгыльләндем, физик эштән курыкмадым. Махсус хәрби операция вакытында каты яралангач, көчем һәм чыдамлылыгым аркасында гына исән калдым. Моны миңа госпитальдә табиб та раслады», - дип сүзен башлап, Вагай авылында туып, 6 сыйныфкача рус мәктәбендә укыганы, гаиләсе Карагай авылына күчкәч, урта белемне татар мәктәбендә алганы турында горурланып сөйләде. Хәрби һөнәр сайлау сәбәбен ул Бөек Ватан сугышы һәм японнарга каршы сугышта катнашкан бабасының батырлыгы белән бәйләде. Шулай ук «Офицерлар» фильмында яңгыраган: «Ватанны саклау дигән һөнәр бар», - дигән сүзләр дә мөһим роль уйный. Аның сөйләгәннәрен укучылар зур игътибар һәм бик кызыксынып тыңладылар. Аннары Ватан сугышында катнашкан бабалары турында сөйләделәр, махсус хәрби операциягә кагылган сораулар да бирделәр. Рөстәм Гали улы һәр сорауга туры һәм аңлаешлы итеп җавап бирде. Оста командир да буларак, залда тәртип булуга да зур игътибар итте. Батырлык дәресе җылы атмосферада узды, Россия Герое белән сөйләшү һәркем өчен кызыклы, файдалы, нәтиҗәле булды. Ахырда Алефтина Зиннәтулла кызы Рөстәм Сәйфуллинга, 52 мәктәп – этно-мәдәни компонентлы мәктәп икәнен искәртеп, татар халык ашы – чәк-чәк бүләк итте. Укучылар бик теләп Россия Герое белән фотога төштеләр һәм аны аягүрә басып озатып калдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836