#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Дуслык ифтары үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең бик матур залында дуслык ифтары үтте. Ифтарны «Дагестан якташлыгы» Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырды. Автономия каршында эшләп килгән «Уңган хатын-кызлар» клубы һәм татар яшьләре берлеге актив катнаштылар. Кадерле кунаклар итеп өлкәбезнең мөселман милли оешмалар вәкилләре чакырылган. Кунаклар ерак, кояшлы Дагестаннан ук та килгәннәр иде. Мөселман якташларыбыз мул өстәлләрдә дагестанлылар аш-сулары белән авыз ачтылар. Бу сыйлар «Хинкал бар» кафесы шеф-пешекчеләре Ирина Хайбуллаева һәм Саид Магомедрасулов ярдәме белән булдырылган. Татарлар өчен сюрприз булды алар.

Программа эчтәлекле, бай иде. Татар яшьләре «Адәмнең барлыкка китерелүе» күренешен сәхнәләштерделәр. Аннары алып баручылар: татар егете Салават Сәитов һәм кумык кызы Диана Уматалиева бәйрәмне ачып җибәрделәр, үз эшләрен оста башкардылар. Дагестан Республикасының танылган нәшидләр әйтүчесе һәм Коръән укучысы Усман Абдурахманов ифтарга ямь өстәде.

13-4Сәхнәгә бәйрәм белән тәбрикләргә Дагестан Республикасы иҗтимагый палатасы, Россия төбәкләрендә милләтләр һәм дин эшләре буенча министрлык комитеты вәкиле Хөсәен Гаджиев, Низами мәдрәсәсе директоры имам Эльдар Сөләйманов, Төмән өлкәсенең милли иҗтимагый берләшмәләре, Россия халыклары Ассамблеясының төбәк бүлекчәсе әгъзалары чакырылды. Алар мөселманнарның изге Рамазан аенда дуслыкка әһәмият бирүләрен хупладылар. Ураза турында аңлатып, аның әһәмиятен төшендереп киттеләр.

Төмән медицина университеты студентлар советы активистлары үз эшләре белән таныштырдылар.

Ифтарны оештыручыларның берсе – «Дагестан якташлыгы» Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары, теология магистры, экономик фәннәр кандидаты Магомед Ажуев һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. «Ел саен үзебез генә Рамазан аенда ифтар үткәрә идек. 3 ел инде татарлар да кушылалар. Рамазан ае тәмамланырга шактый вакыт бар. Бәлки тагын башка милләт мөселманнары белән бергә оештырырбыз», - диде ул.

Екатеринбургтан килгән кунаклар: Свердловск өлкәсендә Дагестан Республикасы мөфтияте вәкиле Хәбибулла Магомедов һәм өлкәнең мөселман дини идарәсендә укыту бүлеге мөдире Айнур хәзрәт Закиров та ихлас тәбрикләүләрен юлладылар. Айнур хәзрәт матур итеп салават әйтте.

«Уңган татар хатын-кызлар» клубы җитәкчеләре Зәкия Сәитова һәм Хәлимә Фәйзуллина эшләре турында сөйләделәр. Әле яңа гына оешсалар да, махсус хәрби операциядегәләргә посылкалар җибәрергә, бәйләнгән әйберләр әзерләргә, калфак, күкрәкчә бәйләү һәм башка темаларга мастер-класслар үткәрергә өлгерделәр инде. Клуб исеменнән Наилә Габдуллина һәм Екатерина Әхмәдҗанова мөнәҗәт бүләк иттеләр.

Кызыклы викторина белән дуслык ифтары тәмамланды. Аралашу, файдалы чыгышлар тыңлау, танышу белән үрелеп барган бәйрәмнән күтәренке кәеф, оештыручыларга чиксез рәхмәт хисләре белән таралды мөселманнар.

Үзәкнең зур залы кунаклар белән шыгрым тулган иде.

Гөлнур Вәлиева.
Рәсемдә: яшьләр күренеш вакытында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836