#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Ел директоры» бәйгесенең махсус бүләгенә ия булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең «Нефтяник» мәдәният сараеның зур залында «Ел педагогы – 2024» шәһәр конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Бәйге Төмән хакимиятенең мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты тырышлыгы белән оештырылды. Бу берьюлы өч төрле һөнәри осталык ярышы булды. Шуны да искәртеп үтик: «Ел укытучысы» бәйгесе Төмән өлкәсендә 1992 нче елдан башлап уздырыла. Шуннан бирле бу бәйгедә 1000нән артык мәгариф, сәнгать һәм спорт белгече катнашты. Алар үзләренең профессионализм, оештыру сәләте, командада эшләү һәм үз максатларына ирешү осталыгы югары дәрәҗәдә булуын ел саен дәлилләп торалар.

Бу көнне бәйгедә катнашкан 135 кеше арасында җиңүчеләрнең исемнәре берьюлы 18 номинациядә аталды. Ун номинациядә региональ үзәк мәктәпләре һәм балалар бакчалары педагоглары үз тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр. Биш номинациядә - өстәмә белем бирү һәм мәдәни-ял итү эшчәнлеге белгечләре, тагын өч номинациядә – тренерлар һәм башкалар катнаштылар. Бу сезонда ике яңа номинация өстәлде. Мәгариф өлкәсендә беренче тапкыр конкурс юнәлеше булып «Ел директоры» категориясе кертелде. Монда үз тәҗрибәләрен өч еллык эш стажы булган җитәкчеләр тәкъдим иттеләр. Ә спорт һәм яшьләр сәясәте департаментының «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсында «Профессиональ дебют» дигән яңа номинация булдырылды.

«Ел директоры» бәйгесендә Төмән шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен 25 ел уңышлы җитәкләп торучы Алевтина Манкаева финалга чыкты һәм «Ел директоры-2024» шәһәр конкурсы призеры булды. Шулай ук Алевтина Зиннәтулла кызы Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Төмән шәһәр оешмасының махсус призына лаек дип табылды. Җиңүчеләрне шәһәр башлыгы Руслан Кухарук котлап, бүләкләр тапшырды һәм катнашучыларның барысына да сынауларның барлык этапларын узар өчен вакыт һәм көч таба алулары өчен рәхмәт белдерде.

13-25Алевтина Зиннәтулла кызының шатлыгы белән уртаклашкан арада, әлеге бәйгенең таләпләре белән дә кызыксындык.

- Бәйгенең читтән торып уздырылган беренче турының төп бурычы - мәктәпнең визиткасы һәм шәхси сайт булдыру иде. Икенче тур 2 этаптан торды. Башта хөрмәтле шәхесләрдән торган комиссия әгъзаларын мәктәп белән таныштырдым. Безнең мәктәп эше һәркемдә зур кызыксыну уятты, күп итеп сораулар бирделәр, нәтиҗәдә, 10 минут урынына миңа 45 минут чыгыш ясарга туры килде. Аннары бирелгән «Яшь педагогларны мотивацияләү» темасына укытучыларым белән проект төзеп, аны якладым. 3 нче турда мастер-класс үткәрдем, пресс-конференция дә уздырып, бирелгән сорауларга җавап бирдем. Махсус бүләккә лаек булу - минем өчен бик мөһим. Аны мин гомуми, укытучылар коллективының дип кабул итәм һәм аларның һәркайсына ярдәмнәре һәм бердәм, тырыш булганнары өчен рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә яшьләргә катнашырга киңәш бирер идем, чөнки мондый бәйгеләр коллегалар белән аралашып, тәҗрибә белән уртаклашырга, белемеңне үстерергә, уку-укыту сыйфатын күтәрергә яңа мөмкинлекләр бирә, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836