#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кызларына Сания дип исем куштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Яз аеның беренче көннәрендә Ялутор районы, Рауды авылында яшәүче Регина һәм Альберт Нурмөхәммәдовлар  гаиләсендә  балага исем кушу мәҗлесе үтте. Себер татар авылларында бу йола зур гаилә бәйрәме булып тора. Гадәт буенча баланың әти-әнисе бай табын әзерләп мулланы, туганнарын,  дус-танышларын үз йортларына чакыралар. Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җитди караганнар, чөнки  баланың исеме аның киләчәк язмышы өчен зур әһәмияткә ия, дип  ышанганнар. Шулай ук чын мөселман исеме бирелүе зарур. Килгән кунаклар яңа туган балага бүләкләр алып киләләр, бүләкләре белән бергә изге теләкләрен дә җиткерәләр.

Әлеге чараны алып барган Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: «Безнең якта бу чараны кайберәүләр «Баланың колагына исем кычкырту» дип тә  атыйлар. Нурмөхәммәдовлар гаиләсендә икенче бала туу уңаеннан, сабыйга исем кушу бәйрәме барлык мөселман традицияләре буенча, өстәл тулы сый-хөрмәт һәм, әлбәттә, хуҗаларның, килгән барча кунакларның күтәренке кәефтә булулары белән бик күңелле узды. Шунысы сөенечле: бәхетле әти белән әни кызларына  Сания дигән матур, чын мөселман исеме сайлаганнар. Сания исеме гарәпчәдән - затлы, балкып торган, ялтырап торган дип тәрҗемә ителә икән.  «Исеме җисеменә килсен», - дип барлык кунаклар да сабыйга сәламәтлек, озын гомер, тәүфыйклы, уңышлы, бәхетле булып, ата-анасы белән бергә үсүен, әбиләре Калыстан белән Лена һәм Дамир бабаена шатлык- куанычлар гына китерүен теләделәр», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836