#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мәскәүдәге фаҗига тетрәндерде

последние и лучшие новости искусства в мире

22 март кичендә 4 кораллы ир-ат «Крокус Сити Холл» концерт залына бәреп керә һәм «Пикник» төркеме концертына килүчеләргә ата башлый, ә аннары тамашачыларның утыргычларын яндыра. Соңгы мәгълүматлар буенча, террорчылар һөҗүме нәтиҗәсендә 139 кеше, шул исәптән өч бала һәлак була. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр саны 181 кешегә җиткән.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор төбәк халкы исеменнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, шулай ук яраланганнарның тизрәк савыгуын теләде.

Төмән өлкәсендә полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия бүлекчәләре көчәйтелгән хезмәт режимына күчте. Төмән өлкәсенең террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышында өлкә башлыгы Мәскәү янындагы террорчылык акты белән бәйле рәвештә берничә чара күрергә кушты. «23 һәм 24 мартта барлык массакүләм һәм спорт чараларын гамәлдән чыгарырга. Мондый чараларның санын киләсе атнада киметергә һәм аларны соңрак вакытка күчерергә киңәш ителә», - дип билгеләп үтте губернатор.

Төмәндә һәм башка шәһәрләрдә, районнарда фаҗига уңаеннан хәтер акцияләре үтте. Илебез Президенты Владимир Путин 24 мартны матәм көне дип игълан итте.

Илебезгә кайгы килгәндә барлык халык бердәм булды: хәвеф вакытында кеше бер-берсенә ярдәм итте, такси йөртүчеләр түләүсез утырттылар, блогер, эшмәкәрләр финанс яктан булышырга әзер булуларын яздылар, Мәскәүдә кан кабул итү урыннарында озын чиратлар барлыкка килде, банклар һәлак булучыларның, яраланганнарның һәм якыннарының кредитларын ябачакларын хәбәр иттеләр һәм башкалар.

23 март иртәсендә Брянск өлкәсендә терактны башкаручы 4 кешене тоткарлаулары матбугатта язылды. ФСБ мәгълүматлары буенча, террорчылар Украина белән чикне кичәргә ниятләгән. Алар Мәскәүгә китерелде һәм 2 айга сак астына алынды. 4се дә гаебен таныган.

Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836