Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Илһам Шакиров быел беренче кабат гражданлык бурычын үтәп, 15-17 март көннәрендә узган Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Комиссия рәисе Нәфисә Кәримова аңа сертификат белән бергә бүләк тә тапшырды. Илһам Ильяс улы Яркәү районы, Ваңгы авылында яши. 9 сыйныфтан соң ул Яркәү һөнәри училищесына укырга кереп, штукатурчы-буяучы һөнәрен үзләштерә. Әтисе Ильяс Сәлимҗан улы күп балалы һәм хезмәт сөйгән гаиләдә үсә. Шуңа күрә Илһам да балачактан әтисе белән бергә бәрәңге утырта, бакчада эшли, әбисе белән бабасына хайваннар карарга булыша. Илһам бик эшчән, тырыш, ярдәмчел, миһербанлы егет.
Илһамга киләчәк тормышында уңышлар телим.
Фирдәвес МӨХӘМӘДЧИНА, Яркәү районы, Ваңгы авылы.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).