Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Милли бәйрәмнәрдә, мәдәни чараларда оештырылган күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә милли күлмәкләр, түбәтәйләр тегүче, аларны күрсәтүчеләр, сатучылар катнашалар. Тубылда милли киемнәр тегүчеләр күп түгел. Март аенда узган бәйрәмнәрдә күргәзмәдә Зөлфирә Әминованың егермегә якын иҗат җимеше куелган иде. Ул шәһәр иҗтимагый оешмалар, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән оста. Зөлфирә ханым кул эшләре турында үзе тулы мәгълүмат биреп, таныштырып, кызыксынучыларның сорауларына җавап бирде.

- Мин Тубыл шәһәрендә туып үстем. Шәһәрнең 9 нчы мәктәбен тәмамлап, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт пединститутының сәнгать һәм графика факультетында югары белем алдым. Дизайнер булып хезмәт юлымны башладым. Минем өчен мөстәкыйль эш башлау җиңел булмады. Яңача эшләп китүемне иптәшем, балалар хуплады. Үзмәшгульләр өчен мәшгульлек үзәгеннән ярдәм программасы буенча бирелгән акчага тегү машинасы сатып алдым. Иҗади остаханә ачып сәхнә костюмнарын, милли күлмәкләр, калфаклар, түбәтәйләр тегә башладым. Чигү белән күптән мавыга идем, хәзер чигү машинам бар, мин машинада чигәргә дә өйрәндем. Мин теккән, бизәгән милли костюмнарда Тубыл шәһәре җырчылары сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар. Безнең милли бизәкләребез халкыбызның бай мәдәни мирасы дип әйтер идем. Мин калфакларны бик яртам. Тегүче, бизәүче калфакларына күңел җылысын кушып, сокланып тегә. Алар төрле, бөтенесе матур, үзенчәлекле. Һәр татар гаиләсендә милли баш киеме булырга тиеш, - дип сөйләде.
Тубылда милли бизәкле күлмәкләр, яулыклар киеп йөрүчеләрне сирәк булса да җәен күрәбез. Зөлфирә чәчәк гөлләмәләре белән бизәп яулыклар, алъяпкычларны яратып чигә, тегә. Бүгенге көндә милли костюмнар белән кызыксынучылар һәм бу юнәлешкә килүе турында әңгәмәбезне дәвам итте.
- Тубыл пединститутының сәнгать графика факультетының бишенче курсында укыганда «19 гасыр ахырында татар милли костюмнары» темасына диплом эшемне язган идем. Бу теманы тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских җитәкчелегендә җентекләп өйрәндек. Тарихи милли күлмәк тегеп, сөйләп, күрсәтмә әсбаплар белән баетып, чыгышымны тулыландырып яхшы билге алган идем. Милли киемнәр темасын өйрәнгәндә өлкән яшьтәге әбиләр белән очрашулар, әңгәмәләр күңелемдә якты тәэсирләр калдырды. Бүгенге көндә безнең шәһәрдә милли күлмәкләр, калфаклар, гомумән, милли әйберләр белән кызыксынучылар күп булмаса да, алар бар. Милли әйберләр безнең шәһәрдә көнкүрешебезгә дә әле кайтыр дип уйлыйм. Миңа һәрвакыт милли бизәкле күлмәкләр ошый иде. Сокланып хатын-кызларга, әбиләргә карый идем. Киләчәктә яшьләр өчен тегелгән киемнәрдә милли бизәкле матур аксессуарлар, бизәнү әйберләрен кертүне күздә тотам. Безнең шәһәрдә татарлар күп. Кызганычка, көндәлек тормышта хатын-кызлар яулыксыз, калфаксыз, баш киемсез йөрергә өйрәнде. Монда аларның гаебе юк. Заманалар үзгәреп тора, шуңа карамастан, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Соңгы елларны милли киемнәребез - күлмәкләр, калфаклар, матур яулыклар, читекләр, түбәтәйләр белән яшьләр, урта яшьтәгеләр дә кызыксына башладылар. Милли бәйрәмнәрдә калфак, яулык, түбәтәй киеп йөрүче милләттәшләребезнең күплеген күзәтәбез, - дип сөйләде Зөлфирә Әминова.
Римма УМИТБАЕВА.