Май 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яшьлек артта калды, чигә чәчләрем агарды, түбә дә ялтырады, ә шулай да картаерга бер дә ашыкмыйм. Үземә аз булса да мавыгырлык эш табарга тырышам. Салкын һавалы кыш көннәрендә кечкенә генә кош-песнәкләрнең һәм тукраннарның тормышларын җиңеләйтергә уйладым.
Ит кибетендә эшләүче ильтифатлы, ваемлы сатучы кызлар һәм ит чабучы егетләр минем соравым буенча, безнең ярдәмгә мохтаҗ кечкенә дусларыбызга ит калдыкларын һәм майлы калын кабыкларны җыеп әзерләп куялар. Шул кош азыкларын безнең өйнең каршысында үскән алмагач ботакларына элеп куям.
21 мартта төн һәм көн тигезләнә. Бу көндә йола буенча борынгылар камырдан кошчыкларның сыннарын ясаган азыкны аларның үзләренә ашатканнар. Бу йоланы тормышта бәхет, муллык, саулык-тазалык китерә дип исәпләгәннәр.
Әллә инде себер киңлегендә, Тубыл елгасы буенда туып-үскәнгәме, мин бала чактан ук кошларга карап соклана идем. Абыем Кадыйр мине ун яшемдә үк мылтыктан атарга өйрәтсә дә, хәзергә кадәр минем карга-саескан да атканым булмады. Кошчыкларымның ничек үз вакытларында бердәм очып килүләрен һәм томшыклары белән тиз-тиз чукып ашауларын карап тору күңелдә шатлык хисен уята. Әгәр дә мин бераз соңгарак калсам, дусларым безнең фатирның тәрәзәсен шакыйлар. Без карчыгым белән икәүләп күзәтәбез, кыш көннәре булса да, кошчыкларыбыз көр һәм бераз үскәннәр, шатлар, тамаклары да тук булып күренә.
Тиздән, җылы көннәр башлануга, минем бәләкәй дусларым да килми башларлар. Аларның да үз нәни балаларын үстерүгә әзерлек эшләре башланыр. Минем дә гаиләм белән җәй буена дачада яшәү һәм анда да дусларыма булышу турындагы мәшәкатьле эшләрем күп хәзер.
Галимнәр исәпләве буенча, тукраннар секундына 20-25 тапкыр, ә көненә 8-12 мең чукыйлар һәм 900 бөҗәк, 1000 кырмысканы юк итәләр икән. Табигатьне, урман-кырларны, яшелчә-җимешләрне корткыч бөҗәкләрдән саклап калуда кошларның да файдасы бик зур.
Замандашларым, улларым һәм кызларым! Сезне дә бер тиен түгеп, ун сумлык байлыкны саклап калыр өчен көрәшергә өндим. Табигатьне саклыйк!
Гани ХИСАМОВ, Уфа шәһәре.