#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Посевные площади в Тюменской области увеличатся. Төмән өлкәсендә 2017 елда чәчү мәйданы 1 млн 90 мең гектар булачак. Бу 2016 елга караганда 7 мең гектарга артыграк. Бөртеклеләрне, кузаклыларны, терлек азыгын, техник культураларны күбрәк чәчәчәкләр. Машина-трактор паркы 100% әзер. Язгы кыр эшләре вакытында техник хезмәт күрсәтү сораулары хәл ителгән. Белгечләр билгеләве буенча бөртеклеләр, бөртек-кузаклы культураларны чәчү өчен уртача 20-25 көн кирәк. 2016 елда чәчү эшләре иртәрәк: 18 апрельдә башланган. Губернатор В.Якушев барлык чәчүгә әзерләнү эшләрен контрольгә куйды. Су басу зонасына күпме файдаланыла торган җирләр эләгүе турында кызыксынды.

* * *

Это отнюдь не Москва: аналитики назвали самый автомобильный город России. “Автостат” аналитик агентлыгы Россиядә 2017 елның 1 январена җиңел автомобильләр паркын тикшерде. Иң кызыгы шунда: кеше башына машиналарның иң югары саны Мәскәүдә түгел, ә гади өлкә үзәгендә күзәтелде. Аналитиклар мәгълүматы буенча, иң күп җиңел автомобиль Самарада теркәлде. Икенче урынны Санкт-Петербург алды, өченче урын Воронежга бирелде. Тикшерүдә миллионлы шәһәрләр генә катнашканга күрә Төмән бу исемлеккә кермәде. Шуңа да карамастан, регионнар рейтингында “Автостат” 2016 елның җәендә өлкәбез автомобилизация дәрәҗәсе буенча 18 урында дип таныды. Димәк, регионда 1000 кешегә 311 җиңел машина туры килә.

* * *

К большому ремонту дорог Тюменского района приступят уже в мае. 120 чакрым автомобиль юлы ремонтланаячак. Зур юл төзү эшләре районның 23 муниципаль оешмасын үз эченә алачак. Ремонт “Төмән өлкәсенең куркынычсыз һәм сыйфатлы юллары” программасы кысасында Федераль юл агентлыгы ярдәме белән эшләнә. Программа халыкның, муниципаль оешмалар хакимиятләре тәкъдиме, депутатларның бердәм хезмәте белән оешты.

* * *

Вскрылись реки Тура, Тавда, Исеть и Тобол: под угрозой затопления 68 городов и поселков. Төмән өлкәсенең көньягында ташкынның иң кызган чагы. Регионда елгалар узган атнада ук ачыла башладылар. Инде көн саен 10-40 сантиметрга күтәреләчәкләр. Гидрометеохезмәт күзәтүенчә, ташкын вакытында Төмән өлкәсе елгаларының һәрберсе үзен үзенчә тота. Мәсәлән, Ишим елгасы апрель азагы - май башында иң югары билгегә ирешергә мөмкин, Түре елгасының бу максимумы майның беренче ункөнлегендә булып куюы бар. Иртеш елгасы Тубыл районының - 11, Уват районының - 6; Тубыл елгасы Заводоуковск, Яркәү, Ялутор районнарының - 28; Түре елгасы Төмән районының 15 яшәү пунктларын басуга яный. Әгәр, Ишим елгасы ташыса, Ишим шәһәре, Стрехино авылы куркыныч астында калачаклар.

* * *

Клещи проснулись: в Ишимском районе пострадали 7 человек. Төмән өлкәсендә талпаннар активлашты. Беренче бөҗәк кадалу очрагы Ишим районында теркәлде, бер атнада талпаннар җиде кешене тешләделәр. Шуларның дүртесе – балалар. Төмән табиблары әйтүенчә, сезон башыннан талпан кадалу буенча 38 өлкән кеше инфекцион клиник шифаханәгә мөрәҗәгать иткән.

* * *

В Ембаево впервые за много лет отремонтировали дамбу. Ул узган гасырның 70нче елларыннан бирле төзекләндерелмәгән. Ремонт ясау зур вакыйга булды, чөнки су басу зонасында 50ләп гаилә яши. Төмән районында ташкынга җитди әзерләнәләр, яшәү пунктларыннан карларны ташыдылар, су баса торган урамнардан суны суырттылар, мотопомпалар (насос) әзерләнде. Яр авылында юл челтәреннән көн саен 30 кубометр эрегән су җыелды. Ныгытманың озынлыгы – 2 700 метр. Ул хуҗасыз торды. Ямбай муниципаль оешмасы бу корылмага милек хокукны 2015 елда гына алды.

* * *

Посевные площади в Тюменской области увеличатся. Төмән өлкәсендә 2017 елда чәчү мәйданы 1 млн 90 мең гектар булачак. Бу 2016 елга караганда 7 мең гектарга артыграк. Бөртеклеләрне, кузаклыларны, терлек азыгын, техник культураларны күбрәк чәчәчәкләр. Машина-трактор паркы 100% әзер. Язгы кыр эшләре вакытында техник хезмәт күрсәтү сораулары хәл ителгән. Белгечләр билгеләве буенча бөртеклеләр, бөртек-кузаклы культураларны чәчү өчен уртача 20-25 көн кирәк. 2016 елда чәчү эшләре иртәрәк: 18 апрельдә башланган. Губернатор В.Якушев барлык чәчүгә әзерләнү эшләрен контрольгә куйды. Су басу зонасына күпме файдаланыла торган җирләр эләгүе турында кызыксынды.

* * *

Это отнюдь не Москва: аналитики назвали самый автомобильный город России. “Автостат” аналитик агентлыгы Россиядә 2017 елның 1 январена җиңел автомобильләр паркын тикшерде. Иң кызыгы шунда: кеше башына машиналарның иң югары саны Мәскәүдә түгел, ә гади өлкә үзәгендә күзәтелде. Аналитиклар мәгълүматы буенча, иң күп җиңел автомобиль Самарада теркәлде. Икенче урынны Санкт-Петербург алды, өченче урын Воронежга бирелде. Тикшерүдә миллионлы шәһәрләр генә катнашканга күрә Төмән бу исемлеккә кермәде. Шуңа да карамастан, регионнар рейтингында “Автостат” 2016 елның җәендә өлкәбез автомобилизация дәрәҗәсе буенча 18 урында дип таныды. Димәк, регионда 1000 кешегә 311 җиңел машина туры килә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836