#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Әлфея Мөхәммәтованың шәхси күргәзмәсе ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

16-331 мартта Словцов исемендәге музей комплексында Әлфея Мөхәммәтованың «Төньяк архаикасы» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Проект рәссамның 65 еллыгына һәм аның иҗат эшчәнлегенең 40 еллыгына багышланган иде.

Әлфея Мөхәммәтова тормышының зур өлеше Мегион шәһәрендә узган, шуңа күрә «Төньяк архаикасы» – ул чыганакларга кайту темасы белән тыгыз бәйле.

Әлфея Фәхретдин кызы - Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның эшләре Германия, Канада, Кытай, Япония, АКШ шәхси коллекцияләрендә, дөньяның 14 шәһәре музейларында урнашкан. Ул Төмән авторларының 22 басмасына иллюстрацияләр ясаган. Күргәзмә ачылышына рәссам тарафыннан «Төньякның генетик хәтере» альбом-каталогы һәм «Җир төсе» шигырьләр җыентыгы әзерләнгән.

«Төньяк архаикасы» күргәзмәсендә авторның яңа төрле техникада, табигый материал кулланып эшләнгән әсәрләре, төрле елларда иҗат ителгән 400 меңгә якын эше тәкъдим ителгән. Автор тарафыннан 100дән артык эш махсус күргәзмә ачылуына җентекләп әзерләнгән. Яңа проектларның берсе - «Символдан тормыш елгасына» дип исемләнгән. Әлфея Мөхәммәтова рәссам һәм график буларак кына түгел, ә сәнгатьтә яңа техника һәм юнәлешләр уйлап табучы буларак та билгеле. Күргәзмәдә танылган останың унлаган иҗат юнәлешен тамаша кылырга мөмкин иде, алар арасында, тушь һәм карандаш белән булдырылган әсәрләр белән бергә, нефть белән ясалган автор эшләре дә бар. Шулай ук керамика, киез һәм батик юнәлешендәге эшләрен күрергә була.

Әлфея Фәхретдин кызы иҗатының үзенчәлеге - этнографик материаллар, төньяк эпосы, ханты легендалары һәм табигате белән мавыгу.

Сәламләү сүзе белән Төмән өлкәсе мәдәният департаменты директоры Елена Майер чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Әлфея Мөхәммәтова - уникаль кеше, чөнки ул үз эшләрендә хәтта якын куеп та булмый торган материалларны җиңел генә бергә туплый ала.“Әлфея уникаль сәләткә ия, чөнки ул экспериментлардан курыкмый. Ул балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрә, үзенең белемен барлык теләүчеләр белән уртаклаша. Әлфеянең сәнгать эшләре Төмән өлкәсендә яшәүчеләр һәм мәдәниятебез өчен бик мөһим”, - дип белдерде ул.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Владислав Чернов исеменнән белгеч Алена Шакирова Төмән өлкәсе халыкларының мәдәниятен пропагандалауга, саклауга һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм юбилее уңаеннан Әлфея Мөхәммәтовага Рәхмәт хаты тапшырды.

Шулай ук Төмән өлкәсенең сәнгать белгече, философия фәннәре докторы Татьяна Борко, Россия язучылар берлеге әгъзасы Валерий Михайловский, Мегионның элеккеге мэры Анатолий Чепайкин, Россия, СССР журналистлар, язучылар берлекләре әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Омельчук кебек танылган кешеләр дә, шулай ук Мегионнан, Сургуттан килгән тулы бер делегация котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

16-4“Бу көнне хисләр мине тулыландыра, бүген ачылышка килгән һәркемнең минем өчен якын булуын беләм, минем йөрәгем аша, картиналарым аша узган, рәсем рәвешендә булып чыккан, мине дөрес юнәлешкә җибәргән иң мөһим кешеләрем җыелганнар”, - диде Әлфея апа үз чыгышында. Ул Елена Майерга һәм «Төмән музей мәгърифәт эшчәнлеге» оешмасы директоры Светлана Сидоровага аңа ышанганнары һәм шәхси күргәзмәне ачуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Күргәзмә эпидемия шартларына бәйле рәвештә ябык режимда узды. Барлык теләүчеләр экспозицияне 27 июньгә кадәр карый алачак.

Юбилярга чиксез иҗат уңышлары, сәламәтлек, бәхетле киләчәк телибез.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836