Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының өстәмә белем бирү балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә чыгарылыш бәйрәме булды. Аның Боровскийдагы спорт комплексына районның төрле ягыннан төрле төр спорт белән шөгыльләнүчеләр, аларның әти-әниләре, тренерлары җыелдылар.
Тантананы районның спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе начальнигы Андрей Кайзер тәбрикләү сүзләре белән башлады. Аңа спорт мәктәбе директоры Андрей Досаев кушылды. Алар укучыларга шулай җиңүгә омтылучан, кыю, куйган бурычларны үтәргә тырышучан булуларын, урта белем бирү мәктәпләреннән соң, югары уку йортларын тәмамлап, илебезгә лаеклы һөнәр ияләре булып чыгуларын теләделәр, спорт мәктәпләренә эшкә чакырдылар.
Спортчылар таныклык һәм кубок алса, әти-әниләргә Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мәктәпне тәмамлаучылар белән бергә ярышларда җиңүчеләр дә тәбрикләнде. Шундыйларның берсе – Айдар Шәмсетдинов. Ул Индрәйдә грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Россия күләмендә үткән ярышларда призлы урыннар яулый. Әле күптән түгел генә Элиста шәһәрендә үткән Россия беренчелегендә 16 яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында 3нче урын алып кайткан.
Ә менә Индрәйдә Тимур Сагитуллин җитәкчелегендәге грек-рим көрәше секциясенә 4-5 яшьтән йөри башлаган Альберт Шәрипов һәм Данис Вәлишинга олы тормыш сукмагына аяк басарга да аз гына вакыт калды. Әле кайчан гына көн дә тренировкаларга йөргән спорт секциясе алар өчен артта калды. Ләкин алда хыял, өмет, якты киләчәк. Ак җилкәнле белем корабы тормыш диңгезендә батмас өчен зур ярдәм булыр. Спортта чыныккан кыю егетләр бу диңгездә куркусыз алга барыр. Уңышлар сезгә егет-кызлар!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.