Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Берләшү юлында

последние и лучшие новости искусства в мире

2-2Үткән елның соңгы аенда өлкәбезнең иҗтимагый хәрәкәтендә әһәмиятле вакыйгалар булып үтте. Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашында узган иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган утырышта ул Конгрессның Милли Шурасы карары белән Төмән өлкәсендә аның вәкиллеге ачылачагы турында хәбәр итте. Һәм бу вәкиллекнең җитәкчесе итеп Ринат Насыйров тәкъдим ителгән. Әлеге вәкиллек Татарстан Республикасы һәм Себер арасындагы эшчәнлекне тизрәк һәм җиңелрәк итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Киләчәктә өлкәдәге барлык иҗтимагый оешмалар эшләре вәкиллек аша гына башкарыла. Бездә шундый рәсми теркәлгән 15 оешма бар. Төмән өлкәсе себер татарлары милли-мәдәни автономиясеннән тыш, барысы да Татарстан Республикасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Һәм инде ел ахырында бу оешмалар җитәкчеләре янәдән җыелышып, чәй өстәле артында барысын да берләштергән координацион совет төзү турында сөйләштеләр.

– Һәркайсыбызның үз проектлары, үз эш юнәлешләре бар. Һәркемгә эш җитәрлек, - диде вәкиллек җитәкчесе Ринат Хәмзи улы. – Татарлар саны буенча өлкәбез икенче урын алып тора. Татар эшмәкәрләренә, галимнәренә таянып без бергәләшеп зур нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Бергәләшеп, бер-беребез белән көрәшмичән халык өчен - динебез, телебез, тарихыбыз, мәдәниятебез өчен тырышырга тиешбез.

Очрашуда катнашучылар бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар һәм координацион совет эшчәнлегенә үз карашларын белдерделәр, теләкләрен җиткерделәр.

Октябрь аенда гына сайланган Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина 2020 елга татар телендә басмаларны финанслау, татар авылларында мәдәният йортлары өчен музыкаль инструментлар сатып алу, өлкә фольклор коллективлары өчен костюмнар яңарту килешенгәнлеген белдерде. Тагын да күңелле хәбәр – автономиягә офис өчен бүлмәләр бирелүен, сайт төзелүен хәбәр итте. Соңгы өч айда гына бик күп оешмалар субсидия алганнар. Исәт, Төмән, Яркәү, Аромаш районнары милли киемнәр белән тәэмин ителгән. Түбән Тәүде районы мәдәният йортына ярдәм бирелгән.

“Без һәр кешенең үз урынында үз эшен башкаруы белән көчлебез. Бу берләшү иҗтимагый хәрәкәткә ярдәм итә. Иң төп миссия - бердәмлек. Бердәм булганда гына без зур көч” (Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең хакимият органнары белән хезмәттәшлек комиссиясе рәисе Альберт Юсупов). “Координацион совет бик кирәк. Бергәләшеп эшлисе иде. Әйтәсе сүзләребезне, тәҗрибәбезне бер-беребезгә җиткереп, киңәшләр биреп, аралашып эш итсәк иде. Монда бит галимнәр дә, эшмәкәрләр, иҗтимагый хәрәкәт активлары һәм башкалар бар” (“Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова). “Бергәләшеп сөйләшү өчен әлеге совет бик файдалы булыр иде. Без күптән түгел Казанга Конгресс үткәргән утырышка барып кайттык. Киләчәктә Бөтендөнья татар Конгрессы составына керү турында уйлаячакбыз. Быел себер татар телендә берничә китап бастырылды. Минем авторлыктагы себер татар сүзлеге өлкәнең мәртәбәле конкурсында “Ел китабы” булып танылды” (Өлкә себер татарлары автономиясе җитәкчесе Фәүзия Марганова). “Татарстанда Себер татарлары мәдәнияте көне үткәрү турында Бөтендөнья татар Конгрессына мөрәҗәгать белән чыктык. Аның оештыручысы “Яшь буын” өлкә яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов булачак. Бу эштә бергәләшеп себер татарларын лаеклы рәвештә күрсәтә алсак иде. Тагын да өлкәбездә себер татарлары мәдәниятенә багышланган музей юк. Безнең идеяне Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та яклады. Татарстан әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм итәчәк. Ринат Хәмзи улы бина белән булышырга ризалык бирде” (Тубыл шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм Төмән өлкәсенең татар туган якны өйрәнүчеләр берлеге рәисе Зәйтүнә Тычинских).

Киләчәккә планнарны барлап, тәртипкә салып, алга таба да бар көчне халык өчен – себердә яшәүче татарлар өчен хезмәт итүгә юнәлдерергә дигән максатта тәмамланды елның соңгы утырышы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836