#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сез - тормышыбыз яме!

последние и лучшие новости искусства в мире

20-2Ике искиткеч кешенең, әтиебез Норкул һәм әниебез Мәүлиянең гаилә тарихы 1981 елда ук башланган, аларны таныштырган көн 40 елга якын бәхетле, кулга-кул тотынып яшәүче ике гашыйкның гомер юлында иң истәлеклесе булып сакланган. 4 батыр ул һәм гүзәл кыз тәрбияләнеп үскән Собировларның бу сөю учагында.

Алар бергә нык гаилә кору өчен тырышып йөргәндә, әниебезнең әнисе балигъ булмаган балалар белән ялгызы кала. Әниебез белән әтиебез аларны аякка бастырырга булышалар, һәркайсын яхшы кешеләргә кияүгә бирәләр, нык һәм бәхетле гаиләләр оеша.

Собировлар үз юлларын дәвам итәләр, тырышып эшлиләр, төп эштән тыш та, үз балаларын аякка бастыру өчен, яңа керем чыганакларын табарга, аларны җитеш тормышта тәрбияләргә тырышалар: әни шарфлар тукый, әти аларны тарарга булыша, аннары саталар. Биш бала тудыргач, һәр баланың үз почмагын булдыру турында уй тынгылык бирми. Шулай бер участок алырга һәм йорт салырга карар кылалар, ул вакытта кече балалары Фирүзәгә нибары бер яшь була. Иң өлкәне - Альберт йөзү белән актив шөгыльләнә, ярышларда катнаша, Төмән өлкәсе буенча рекордлар куя, ә кечкенәләре турында кайгырту ул чакта нибары 6 яшьлек Әхмәд җилкәсенә төшә. Рөстәмгә нибары 5 яшь, Русланга - 3, Фирүзәгә 1 яшь иде. Әти-әниләре үз куллары белән йорт төзегәндә сабыйлар өйдә үзләре генә калалар. Хәзер генә ул әти һәм әни бу турыда елмаю белән искә алалар, һәм кечкенә балаларны өйдә ялгыз калдыра алуларына гаҗәпләнәләр, тик ул вакытта башка мөмкинлек булмый шул. Туктаусыз хезмәт нәтиҗәсендә әни авырып китә, әтигә берүзенә яраткан хатыны белән балалар турында кайгыртырга, берничә эштә эшләргә туры килә. Ләкин әниебез сынатырга теләми, янә балалар хакына күтәрелеп, аякка баса, аларны каравын дәвам итә. Группа алгач, ул хуҗабикә була. Өйдә уңайлыклар тудыра. Биш бала табуы һәм тәрбияләп үстерүе өчен 2009 елда аңа “Ана даны” алтын медален тапшыралар - ул мондый бүләккә бик лаек.

Балаларның һәркайсы үз гаиләләрен кордылар. Һәр балага әти-әни үз торакларын булдырырга ярдәм иттеләр, һәркайсы нык гаиләләрен төзи алдылар. Бүгенге көнгә кадәр балалары турында кайгыртып яшиләр. Берничә ел элек кадерлеләребез әнинең туган йортына өлкән яшьтәге әбиебезне карарга күчеп кайттылар. Барыбыз өчен дә хөрмәткә лаек булган әбиебез юк инде, без аны бик ярата идек. Әти һәм әни бүгенге көнгә кадәр авылда яшиләр, зур хуҗалык булдырдылар: сыер, үгез, сарыклар асрыйлар, балаларга ит, эремчек, сөт, май һәм башка бик күп әйберләр булсын өчен тырышалар. Малларның ни өчен шулкадәр күп булуы турында сорагач, алар, барысы да яраткан балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен, дип җавап бирәләр. Әти-әниләребез әлегә кадәр безнең өчен тырышалар, без бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен кулдан килгәннең барын да эшлиләр. Алар үзләредәй тырыш, булган балалар тәрбияләп үстерделәр, тәрбия һәм белем бирделәр, без беркайчан да мохтаҗ булмадык. Һәркайсыбызны торак белән тәэмин иттеләр, тигез күрделәр. Барлык балаларыгыз, оныкларыгыз, киленнәрегез сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез, сезгә барысы өчен дә рәхмәтлебез, чөнки сез моңа лаек. Сез бездә мәхәббәт һәм игелеклелек тәрбияләдегез, сезнең ярдәм белән без яхшы кешеләр булдык, нәкъ менә сезнең ярдәм белән балаларыбызны ничек тәрбияләргә кирәклеген беләбез, сез безнең өчен үрнәк! Без һәрвакыт сезнең тәрбияләү алымнарын кулланырбыз. Сезне бернәрсә дә сындырмады, сез барлык кыенлыкларны да җиңә алдыгыз, безгә бәхетле балачакның нинди булганлыгын күрсәттегез, һәрвакыт безгә сайлау хокукы бирдегез. Без сезне бик яратабыз, икегезнең дә озак һәм бәхетле яшәвегезне телибез. Сез безнең тормышыбыз яме! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз!

Сезнең яраткан балаларыгыз, оныкларыгыз, киленнәрегез: Альберт һәм Лола, Ислам, Аделина; Әхмәд безнең белән йөрәкләребездә; Рөстәм һәм Диләрә, Сабина, Риана; Руслан һәм Гөлнара, София, Әминә; һәм сезнең Фирүзә.

(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836