Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямбайда “Музей төне”

последние и лучшие новости искусства в мире

21-10Өлкәдә узган “Музейлар төне” халыкара акциясе быел өлкәнең 75 еллыгына, Төмән шәһәр музееның 140 еллыгына һәм Театр елына багышланды. 18 май көнне Төмән шәһәре музейлары ишекләрен кызыксынучы кунаклар өчен кичке 8дән төнге 12гә хәтле ачтылар. Биредә кунакларга архивта сакланган кыйммәтле экспонатлар белән танышырга мөмкинлек бирелде. Үзенчәлекле буларак, быел “Балалар музей төне” оештырылып, чаралар сәгать 4тән башланып кичке 8гә хәтле бардылар. Бу акциягә район, авыл, мәктәп музейлары да кушылдылар.

Бу көнне Ямбай авыл музее да кунакларны үзенә чакырды. Биредә “Бәхет капкасы”ннан үтеп керүчеләрне татар милли киемнәрендәге укучылар чәк-чәк белән каршылап тордылар. Ә музей каршында ясалган сәхнәдә Зөлфия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге төркем балалары музыка уен коралларында төрле көйләр башкардылар. Бәйрәмнең ачылу тантанасын музей җитәкчесе Нэля Фәйзуллина белән авыл мәдәният һәм ял үзәге хезмәткәре Айдар Хөснетдинов, Наталья Егоришкина алып бардылар. Беренче сүз авыл ветераннар советы рәисе Зиннура Бандуковага бирелде. Ул: “Музейга килгән саен, безне бер яңалык көтә. Быел социаль челтәрләрдә “Ямбай авылы музее” дигән төркем булдырылган. Хәзер биредә үткәрелгән чаралар, башка файдалы мәгълүматларны шунда табарга була”, - дип, бәйрәм белән котлады. Сәхнәгә музей эшенә күп көч кертүче Рәшит Сәләмов, Әлфия Яминова, Роза Алимбаева чыктылар, аларга музей тирәсенә алмагач үсентеләрен утыртырга тәкъдим ителде. Шул арада яңгыр явып үтеп, кояш елмаеп чыкты. Кояш белән бергә җанга җылы һәм күтәренке кәеф өстәп өлкәдә күренекле җырчылар - Луиза Сөрмәтова, Илнара Рамазанова, Азалия Рамазанова һәм авыл торак-коммуналь хуҗалыгы каршында эшләүче “Тормышка мәхәббәт” ансамбле матур җырларын бүләк иттеләр. Аннары тамашачыларны җирле рәссам Елена Матвееваның картиналар күргәзмәсе белән таныштырдылар. Биредә илһамланып, күңелләре иҗат итәргә, яңа үрләр яуларга максат куеп өлгергән кунакларны сәләтләрен сынап, тикшереп карар өчен мастер-классларда катнашырга чакырдылар. Балалар Лилия Хәлиуллина җитәкләгән “Тылсымлы пумала” түгәрәгендә рәсем ясау нигезләрен үзләштерделәр. “Тукымадан чәчәкләр ясау” түгәрәген Эльмира Тимшанова алып барды. Канзашидан чәчәкләр ясарга Татьяна Кадирова, төрле төстәге җепләрдән әйберләр үреп ясарга Светлана Новоселова өйрәтте. 21-11“Тарих тәгәрмәче” түгәрәген март аеннан музей каршында эшли башлаган “Яшь экскурсиячеләр” клубына йөрүче укучылар алып бардылар. Алар кунакларны авыл меценаты, күренекле мәгъгифәтче Нигъмәтулла Сәйдуков тормышы, аның башкарган хезмәтләре белән кабат таныштырып, ул төзеткән мәчеткә экскурсия ясадылар. Халыкка музей архивында сакланган экспонатларны күрергә, борынгы киемнәрне киеп фотога төшергә дә мөмкинлек бирелде. Аннары кунаклар Халидә Садыйкова белән Әлфия Яминова оештырган “Ретро-кафе”да булып, Зөлфия Речапова, Тәския Ташкалова, Гүзәлия Мукъянова, Розалия, Флера, Фәйрүзә Фәйзуллиналар пешереп китергән татар милли ашларыннан авыз итеп, һәркемен мактадылар. Музей җитәкчесе Нэля Әсхәт кызы кунакларга, үзенең хезмәткәрләре, ярдәмчеләренә олы рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836