Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Татар егете-2026» регионара бәйгесендә катнашкан Таймас Абдразаковның үзе турында сөйләгән визиткасы башка егетләрнекедән гадилеге, төгәллеге һәм туган себер татар телендә сөйләве белән аерылды. Яшьләр турында мәгълүматлар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Себер йолдызы һәм Татар егете» төркемендә тәкъдим ителеп барды. Таймас үзе турында болай диде:
«Мин Яркәү округының Яңа Кәешкүл авылыннан килдем. Бүгенге көндә Төмән төзелеш индустриясе һәм шәһәр хуҗалыгы техникумында электрчы һөнәре буенча белем алам. Минем өчен туган як — ул минем яраткан гаиләм, мине сагынып көтеп алган әти-әнием, апаларым яшәгән йортыбыз. Минем көчле ягым — теләсә нинди хәлдән дә чыгу юлын таба белү. Хыялым — исемемне тарихта калдырырга телим».
Аны тыңлагач, мин «Татар егете» төркемендә үземнең фикеремне белдереп болай язган идем: «Таймас, сүзләрең күңел түреннән чыга, бернинди ясалмалык юк! Бу бик яхшы сыйфат. Абдразаковларның зур һәм дус токымына лаек егет булып үскәнсең. Молодец, уңышлар сиңа!»
Бәйгедән соң Таймас белән якыннан танышкач, аның турындагы беренче тәэсирем ялгыш булмаганына инандым. Финалда Таймас авылдашы, җирле шагыйребез Рәкыйп Ибраһимовның «Шәһре Керчь» шигырен тамашачыларның күңелләрен тетрәндереп, сәнгатьле итеп сөйләде. Шигърият сөйгән, хисләр тирәнлегенә битараф булмаган милләттәшләребез аны нәфис сүз остасы дип күңелләренә сеңдерделәр. «Татар егете» бәйгесендә ул «Оста куллы егет» исеменә лаек булды. Егетләрнең 70 төрле һөнәрен тикшергән номинациядә аның агачтан ясаган балта сабы иң яхшысы дип билгеләнде. Күрәсең, балачактан әтисе белән сыерчыкларга оя, хайваннарга сарай ясаулары, урманга утын әзерләргә йөрүләр бушка узмаган.
Таймас — балачактан гел дөреслекне яраткан, сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы, ярдәмчел, тырыш, ихлас күңелле авыл егете.
Ул Яркәү округы Кәеш авылында Ләйлә һәм Илдар Абдразаковларның гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Аңа өч яшь булганда, гаиләсе белән күршедәге Яңа Кәешкүл авылына күчеп китәләр. Мәктәптә ул тырышып укый. Балачактан үзен физик яктан чыныктыру максатыннан спорт белән шөгыльләнә — гантельләр күтәрә, йөгерә, бокс белән мавыга, шпагатка утыра. Хәзер аңа 17 яшь. Ул ил алдындагы бурычын югары дәрәҗәдә үтәү турында хыяллана. Шул ук вакытта Таймас эчке дөньясының матурлыгын үстерү турында да кайгырта. Ул рәсем ясый, китап укырга ярата, бигрәк тә татар телендәге әсәрләрне хуш күрә. Югары сыйныфларда укыганда әнисе — туган тел укытучысы Ләйлә Шамил кызы җитәкләгән «Мирас» фольклор төркеменә йөри. «Таң йолдызы» балалар бәйгесендә бөек татар һәм җирле себер татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләп, мактаулы урыннар алды.
Таймас өчен «Татар егете» бәйгесендә катнашу эзсез калмады. Ул бәйгене оештыручыларга, лагерьда бөтен көчләрен куеп яшьләргә биергә, сәхнә кагыйдәләрен өйрәткән остазларына рәхмәтле. Моннан тыш, ул «Яшь буын» татар яшьләре оешмасы вәкилләре белән танышып, аларның иҗтимагый хәрәкәтенә кушылды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Таймас Абдразаков.