#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батырлык үрнәге күрсәтеп...

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкән лейтенант Әхмәдулла Латыйп улы Кәримов 1920 елның июлендә Түбән Тәүде районы, Кыткүл (Ивашкино) авылында туа. ВКП(б) әгъзасы, Төмән авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, 1941 елның 2 июлендә “техник-җир төзү эшләре” белгечлеге буенча диплом ала. 1941 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби-пехота училищесын тәмамлый. Волхов фронтына укчы взвод командиры итеп җибәрелә. Сугышчан хәрәкәтләрдә 1942 елның июленнән катнаша башлый. Фронтта коммунистлар партиясенә керә. 3нче аерым чаңгы ротасы 20нче аерым чаңгы батальоны 225нче укчы дивизия командиры вазифасын үти. Новгород астында каты сугышларда үзенең гаскәриләрен атакага торгызганда дошман угыннан һәлак була.

Техникумны яхшы билгеләргә генә тәмамлаучы Әхмәдулла Кәримовка укуын институтта дәвам итәргә юллама бирәләр. Әмма институт урынына военкомат аны Мәскәү астындагы хәрби-пехота училищесына җибәрә.

Укчы взвод командиры, кече лейтенант Ә.Л.Кәримов Ленинградны саклауда катнаша. Волхов фронтында чаңгы батальоннары оеша башлагач, грамоталы, сәләтле офицерны 3нче аерым чаңгы ротасы 20нче аерым чаңгы батальоны командиры итеп билгелиләр. Батальонны 225нче укчы дивизиягә тапшыралар. Кыюлыгы, подразделение белән оста командалык  итүе өчен егеткә кыска вакытта “лейтенант”, “өлкән лейтенант” хәрби дәрәҗәләре бирелә.

Әтисе Латыйп Кәримовка соңгы хаты 1943 елның 11 февралендә язылган.

Бүләкләү кәгазендә: “Кирилловск монастыре районында һөҗүм итү сугышында хәрби биремнәрне үтәгәндә иптәш Кәримов үзенең подразделениесе белән оста идарә итә. 1943 елның 20 мартында яуның критик моментында, дошманның көчле пулемет уты ротага атакага күтәрелергә мөмкинлек бирмәгәндә, иптәш Кәримов подразделениесеннән алда чыгып, шәхси батырлык үрнәге күрсәтеп, командир һәм солдатларны  дошман позицияләренә штурмга әйди. Шушы яу кырында мәңгелеккә ятып кала”, - дип языла. 1943 елның 7 апрелендә немец илбасарларына каршы көрәшүдә батырлык күрсәтүе өчен өлкән лейтенант Әхмәдулла Кәримов үлгәннән соң “Кызыл Йолдыз ордены” белән бүләкләнә. Ленинград өлкәсенең Новгород районы, Шолохово авылында  туганнар каберендә күмелгән.

Геодезия һәм топография таләпләренә туры китереп, ОГПУ исемендәге колхозның чәчү мәйданының бердәнбер планын беренче булып ул сызган. Шушы уникаль документның югалу тарихы әлегәчә билгеле түгел.

Алдагы елларда Наилә Аппасова абыйсының язмышын белү өчен военкоматка берничә тапкыр хат яза. Ул вакытларда әле хәрби архивларның сере ачылмаган була. Башка үлгән кәгазьдә, Әхмәдулла Латыйп улы Ленинград өлкәсенең  Новгород районы, Холынья авылының төньяк-көнчыгыш ягында күмелгән, диелгән.

Сугыштан соң хәрби җирләүләрне ныгытканда, бу районда һәлак булган офицерларның мәетләрен  казып алып яңадан күмәләр. Аларны Волотово авылындагы “Оборона сызыгы” һәйкәленә күчерәләр, шуңа күрәдер, икеләнүләр туа.

Немец фашистлары аерым чаңгы батальоны командирлары һәм солдатларын “Ак өрәкләр” дип атыйлар. Алар совет-фин сугышы тәҗрибәсе буенча формалаша. Һөҗүм итүне үстерүгә, дошманның өзеклеген юкка чыгаруга, фашистларның тылында хәрәкәт итәргә  кулланылган. Дивизия һәм армияләргә тирән кар өстеннән дошманны камап алу өчен җибәрелә. Волхов фронтында 44 батальон сугышкан. Алар Мәскәүне һәм Ленинградны оборонага алганда актив кулланыла. Нигездә Уралда һәм Себердә формалаша. 1943 елны чаңгы батальоннарын тараталар.

Вилдан КӘРИМОВ.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836