#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әниемнең балачагы

последние и лучшие новости искусства в мире

Әниемнең  – 11 яшьлек Рәхиләнең балачагы, ул чорда яшәгән бик күп үсмерләрнеке кебек, Бөек Ватан сугышы башлану белән тәмамлана. Әтисе белән абыйсын сугышка алалар. Ул гаиләдә биш кызның иң олысы, зурлар белән беррәттән печән дә чаба, сукага да төшә, урман әзерләүдә дә катнаша һәм башкасы. Өйдә сеңелләрен карый, авыру әнисен тәрбияли, йорт эшләрен дә башкара. Гаиләдә ир ярдәме булмагач, утынны үзләре әзерлиләр. Әни гел туңа, чөнки киеме юка. Ул елларда кыш бик салкын, кырыс була. Ачлыктан һәм суыктан үлүчеләр дә очрый.

15 яшендә әни Төмәнгә китә, сарык-мех фабрикасына эшкә урнаша. Хезмәттән курыкмый, эшләп әнисе белән сеңелләренә булыша. Җиңү тантанасы белән бергә кайгы да килә. Сугышта әнинең абыйсы хәбәрсез югала, әтисе саулыксыз кайта.

1952 елны әни сугышта катнашучы егет – минем әтием белән очраша. Әти - Әхмәтсәлим Исхаков Ялутор районы, Яңа Атьял авылында туып үскән. Яшь гаилә шушы авылга яшәргә кайта. Монда аларның биш уллары, дүрт кызлары дөньяга килә. Күп балалы ана колхозда да тырышып эшли,  балаларны да тәрбияләп өлгерә. Әнинең хезмәт ветераны, II һәм III дәрәҗәдәге “Ана даны” орденнары, “Ана булу” (Материнство) һәм юбилейлы медальләре бар.

Барлык балалар тәртипле, инсафлы булып үсәләр. Әтине соңгы юлына озатканда миңа 11 яшь иде. Ата-анам белән горурланам, безне чын кеше итү өчен бөтен гомерләрен багышладылар.

Бүгенге көндә Яңа Атьял авылында яшәүче әниемнең 17 оныгы, 13 нәбәрәләре бар. Әнием тормышына риза, ул гел туңа гына, сугыш елларын исенә төшергәндә күзләреннән яшь ага. Һичкайчан сугыш булмасын дип теләкләр тели, догалар укый.

Зифа СӘИТОВА.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836