#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш еллары онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

25-3Сугыш башлангач авыл рәисе Баяш Хәйретдин улы Хәйретдинов сугышка китә, аның урынына  Майрә Зөлбохар кызы Юсупова кала. Бөтен авырлыклар хатыннар һәм балалар өстенә төшә. Таңнан торып алар фермага йөгергәннәр, кояш чыгу белән урагын урганнар. Елның да төрлесе булган, кайсы елда, яңгырлар күп булу сәбәпле, печән черегән, шуңа хайваннарга яфрак бәйләү дә кирәккән. Яшьрәкләр урманда яфрак бәйләгәннәр, ә зурлар авылда кычыткан өзгәннәр, хайваннарга да азык булган, турабын (тукыма) да сугып өлгергәннәр. Күмәк җыелышып ахшам буе һәркем үзенә, бала-чагасына турап күлмәк, ыштан теккәннәр.

Шуңадыр инде турап күлмәкнең кадере дә булмаган. Әсхәпҗамал апа Хәбибуллина: “Балалар өйдә үзләре генә булгач, бик еш утсыз утырып калган булалар. Аннан кечерәк кыз туганы күршесенә куз сорап кергән. Шул көнне күрше карчыкның кәефе булмаганлыктан микән: “Кузны итәгеңә төреп алып кайтсаң гына бирәм”, - дигән. Кызчыкка күлмәге дә жәл, куз да бик кирәк булган, нарасый бала итәгенә төреп кайткан, ди, кузны. Шул хәлдән соң сеңелем кузны көлгә күмеп сакларга өйрәнде”, - дип сөйли Әсхәпҗамал әби.

Әйе, сугыш бик иртән олыгайткан балаларны. Үгез җигеп сукасын да сөргәннәр, ашын да чәчкәннәр, урагын да урганнар. Авылга бер-бер артлы “Сугыш кырында батырларча һәлак булды”, “Эзсез югалды” дигән хәбәрләр килеп тора. Күп вакытны “кара кәгазьләрне” Майрә апа хатыннарга бирмәгән.

Тугыз мәдәният йортында тыл хезмәтчәннәре белән очрашу кичәсе үтте. Алар үзләренең башларыннан үткәнне,  балачакта олылардан ишеткәннәрен сөйләделәр.

- Бирге Әшкәнең уракчылары, Аргы Әшкәнең уракчылары белән ярышып урак урдылар. Ял иткән арада көлтәләрдән сәхнә ясап, кечкенә кызларны җырлатып, сарын сарнап биетәләр иде. Хәзер инде искә алсаң - булмагандай, - дип сөйләде Миңлегөл апа Корманбакиева.

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА,
Вагай районы, Тугыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836