#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге эшләр башкардылар

последние и лучшие новости искусства в мире

23-18Рамазан аенда изге эшләр башкарырга кирәклеге барыбызга да билгеле инде. Ел саен мөселманнар мохтаҗлар өчен ифтар кичәләре оештыра, килә алмаучыларга өйләренә тараталар иде. Быел бу айны үзенчәлекле вакытта – коронавирус чире чорында каршы алдык. Рамазан аеның башында ук Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков дин кардәшләребезгә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүне активлаштырырга тәкъдим ясады. Өлкәдәге идарәнең дини якшәмбе мәктәпләре укытучылары, укучылары, хезмәткәрләре, имамнар, башка мөселманнар җитәкченең тәкъдимен хуш күреп каршы алып, “Рамазанда изгелек эшлә” хәйрия акциясенә теләп кушылдылар.

Әлеге изге гамәлне тормышка ашыруны Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов һәм урынбасары Әнисә Юсупова үз кулларына алдылар. Олы кызы Җәмилә һәм 9 яшьлек Әминә белән Әнисә ханым өйдә үзләре аш әзерләргә булалар. Тарату эше белән Искәндәр хәзрәт шөгыльләнә. Югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары әлеге ярдәмгә чиксез рәхмәт әйтәләр. Ифтар өчен азык-төлек башка районнардагы авылларда яшәүче мөселманнарга да таратыла. Бигрәк тә күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз пенсионерларга, авыр хәлдә калучыларга өстенлек бирелә.

Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсе җитәкчелеге акциядә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт белдерә.

Рамазан аенда мөселманнарга “Бәрәкәт” хәйрия фонды да 300 пакет азык-төлек җыелмасын таратты. Кырынкүл мәчете актив хатын-кызы Гөлнара Янбаева бу ярдәмне “Рамазанның могҗизасы” дип атады. Мохтаҗ гаиләләр пандемия вакытында үзбикләнү режимында калуны бик авыр кичерәләр. 8-9 балалы, бер генә эшләүчесе булган гаиләләр дә бар икән. Ә монда күпләр эшсез дә калды. “Бәрәкәт” хәйрия фонды даими рәвештә авыр хәлдә калган гаиләләргә булышып килә, Рамазан аенда ел саен ярдәм әзерли, быелгысы бигрәк тә истә калырлык булгандыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836