Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Алдан тавыш бирү һәм викторина

последние и лучшие новости искусства в мире

26-1625 июнь көнне Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирүләр башланды. Төмән өлкәсендә 1097 сайлау участогы көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сәбәпләрне аңлатмыйча өйдә дә тавыш бирергә мөмкин. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларга тавыш бирү өчен шәхси пакетлар алып киләчәк.

Төмән районының Индрәй хакимиятендә дә бүген тавыш бирүләр башланды. Мәктәп бинасына кешеләр күп килделәр. Һәркемнең температурасы үлчәнә, битлексезләргә битлек, бер тапкыр кулланылучы ручка бирелә, перчатка яисә йогышсызландыра торган сыеклык тәкъдим ителә.

Сайлау участогы вәкилләренә паспорт күрсәтелә, шәхесне билгеләү өчен битлек берничә секундка төшерелеп тора. Кул куеп, тавышыңны биреп, викторинада катнашырга китәсең. Синнән соң килгән кеше ишек төбендә көтә. Гомумән, оештыручылар алдан тавыш бирүгә килүчеләрнең саны күп булуын хәбәр итте. Моңа аларның алдан шалтыратып, һәркемне 25 июньнән 1 июльгә кадәр үзе өчен уңайлы көнгә чакыруы, волонтерларның уңышлы эшләве дә тәэсир иткәндер.

Викторинада лотерея, оештыручылар ышандырганча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена багышланган. 26-17Призлар арасында бер бүлмәле фатирлар һәм Lada Granta автомобильләре бар. Унбер суперприздан (фатир һәм машинадан) тыш, көнкүреш техникасы һәм татлы бүләкләр дә уйнатылачак. «Җиңү вакыты» викторинасы 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып, мондый викториналар сайлау участоклары янында үткәрелә. Викторинаны оештыручылар — Төмәнне үстерү хәйрия фонды.

Призлар белән викторина турында интернет челтәрләрендә хәбәрләр еш очрады бүген. Күпләргә тәмле бүләк эләккән. Ә индрәйлеләр арасында фен һәм чәйнеккә ия булучы бар.

Бүген үк Московский поселогында яшәүче күп балалы ханым автомобиль ота.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836