Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өгенең алдынгы җитәкчесе

последние и лучшие новости искусства в мире

26-3Өлкәнең төньяк чигендә урнашкан Уват районында бердәнбер татар авылы бар. Матур табигать уртасында урнашкан Өге хакимиятен милләттәшебез Нурулла Бахметов җитәкли.

Нурулла Алимулла улы тумышы белән төньяктагы Октябрьское поселогыннан. Әтисе Алимулла су транспорты капитаны булса, әнисе Якута – райсобеста бухгалтер. Шунда белем алып, Тубыл диңгез училищесын тәмамлаганнан соң, Ханты-Мансийск округында суыткыч җайланмалары машинисты булып эшли. 1988 елда гаиләсе белән Уватка күчәргә карар кылалар. Монда да шул һөнәре буенча май заводына урнаша. Тырышлыгы нәтиҗәсендә аның директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. “Тюменьэнерго”да инженер булып та эшләп ала.

2001 ел Нурулла Бахметов хәтерендә аеруча уелып кала: аны әбисенең туган авылы Өге хакимиятенә башлык итеп билгеләргә уйлыйлар. Бу горурлык белән бергә, зур җаваплылык та сорый торган вазифа. Авылда туганнары шактый булса да, килгән кеше бит әле ул. Тик куркулары тиз арада юкка чыга. Халык аңа ярдәм итәргә тырыша, үзе дә бар көчен авылны күтәрүгә бирә. Мәдәният йортын торгыза, үзешчәннәргә тырышып эшләргә мөмкинлекләр тудыра, пилорама эшләтеп җибәрә. Әкренләп эш урыннары булдыра. Авылга керүче һәм урамнардагы юлларны тигезли. Ике тапкыр авылга килүче автобус аз булып, халык соравы буенча Уваттан Тубылга, Төмәнгә баручы рейсларның да Өге аша үтүләрен хәл итә. Туган авылларының алга китүен күреп, читтәгеләр дә кайта башлыйлар. Яшәүчеләр саны да арта. Ел саен халкы өчен Сабан туе оештыра. Тубылдан сәләтле артистларны чакыра, алдынгыларны тәбрикли, бүләкли. Авыл үзешчәннәре дә төрле бәйге, фестивальләрдә катнашалар, сынатмыйлар. Клубта төрле кичәләр, бәйрәмнәр әзерлиләр.

Тагын да су трубалары тулысынча алмаштырыла, яңа су башнясы төзелә, юллар яңартыла, иске торак йортлар ремонтлана, яңалары үсә, урамнарны яктырту буенча эш алып барыла, җәмәгать урыннары уңайландырыла.

“Нурулла Алимулла улы эшне оештыра, кирәкле кешеләрне кызыксындыра һәм хезмәттәшлеккә җәлеп итә, планнан тыш эшләрне хәл итүгә һәм башкаруга оператив рәвештә күчә белә. Ул эшлекле сөйләшү алып барырга оста, үз фикерен ышандырып тәкъдим итә һәм башкалар сүзен тыңлый белә. Теләсә нинди хәлләрдә, шул исәптән стресс һәм конфликт очракларын да кертеп, үзен тыныч һәм адекват тота. Нәтиҗәле ресурслар эзләү, масштаблы бурычларны хәл итү өчен башка кешеләрне мобилизацияләү мөмкинлегенә ия, бу эшне оештыруда аеруча ачык күренә.

Аның эшенең максаты - авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкның иминлеге.

Бигрәк тә өлкәннәргә, тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларга, шулай ук яшьләргә зур игътибар бирелә. Авыл халкының һәр мөрәҗәгате авыл җирлеге башлыгы контролендә. Аның эшендә вак-төякләр юк, контрольдә тотарга, барлык мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырыша”, - дип язалар Нурулла Бахметов турында матбугатта. Юкка гына аны өлкә губернаторы ике мәртәбә Мактау грамотасы белән бүләкләмәгәндер! “Хезмәт ветераны” исеме дә бирелгән Өгенең хөрмәтле кешесенә.

Башлык үзе дә: “Мин тик торырга яратмыйм, актив кеше, спорт белән шөгыльләнәм, - дип сөйләде. – Минем тормыш девизым – теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә, көн саен файдалы эш башкарырга. Мин үз потенциалымны тулысынча диярлек тормышка ашырырга һәм башкаларга да шул юнәлештә ярдәм итәргә тырышам”.

Нурулла Алимулла улы ел саен дистәләгән якташына “Яңарыш” газетасын яздыра. Үзе дә рәхәтләнеп укый. Быел да 15 кешене татар газетасы яздырып куандыруы турында белдерде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836