Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Безработные граждане получат дополнительную помощь от государства.

Россия Федерациясе Хөкүмәте эшсез гражданнарга ярдәм итүнең яңа чаралары турындагы карарга имза куйды.

Эшсезлек буенча минималь пособие май аеннан июль аена кадәр 1500 сумнан 4500 сумга кадәр арта. 18 яшькә кадәрге балалар белән гаиләләр эшсезлек буенча пособие белән бергә һәр балага июнь-август айларында аена 3000 сум күләмендә акча алачак. 1 нче марттан соң үз эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булган һәм рәсми рәвештә эшсез дип танылган шәхси эшмәкәрләр Россия Федерациясе Хөкүмәте карары басылганнан соң максималь күләмдә – 12130 сум пособие алачак.

* * *

В деревне Ново-Патрушево появится деревня с ландшафтным парком.

Төмән шәһәренең Яңа Патрушево микрорайонында, Пермяков - Павел Шаров урамнары янында шәһәр читендәге йортларның күргәзмә комплексы барлыкка киләчәк. Бу Төмән өлкәсенең тематик күргәзмәләрен урнаштыру буенча масштаблы инвестицион проект ярдәмендә булачак.

Күргәзмә үзәге җәяү йөрү өчен ачык булачак. Төмәнлеләр үз мини-дендропаркы, ә Яңа Патрушево микрорайонында яшәүчеләр - яңа уңайлы һәм матур йөрү зонасы алачак.

Проект Төмән өлкәсенең баш төзелеш идарәсе, Төмән өлкә Думасы, Федераль кадастр палатасының Төмән филиалы һәм башка профильле структуралар катнашында тормышка ашырыла.

Күргәзмә паркының беренче чиратын ачуның якынча вакыты - 2020 елның ноябре.

* * *

Более 280 млн рублей выделено из бюджета Тюменской области на создание дополнительных рабочих мест. Бу карарга Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор кул куйды. Эшсезләр сыйфатында исәптә торучы кешеләр өчен вакытлыча эш урыннары, предприятие һәм оешмаларның милек рәвешләренә карамастан, төбәк икътисадының барлык тармакларында да булдырылачак.

Эшсезләр өчен вакытлыча эш урыннары булдыручы предприятиеләргә бюджет хисабына төбәктә билгеләнгән минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә хезмәт хакы, шулай ук иминият взносларына чыгымнар капланачак.

Губернатор күрсәтмәсен тормышка ашыру нәтиҗәсендә төбәктә 8 мең эш әзерләнә, шул исәптән 2 меңе — җәмәгать эшләрендә.

* * *

Сергей Сарычев: обеспечение безопасности детей на дорогах – важнейшая задача. «Юллардагы хәл тотрыклы. Юл-транспорт һәлакәтләре саны - 14, исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 53 процентка кимегән.

Төбәктә балалар катнашында юл–транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча «Игътибар -каникуллар!», «Автокресло – балаларга!» һәм «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чаралар узды.

Төмән өлкәсе прокурорының беренче урынбасары Руфат Биктимеров өлкә ЮХИДИ идарәсе җитәкчелегенең игътибарын юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Дәүләт автоинспекциясе күрсәтмәләренең үтәлешен катгый контрольдә тоту кирәклегенә юнәлтте.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836