Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Җитәкчеләргә ышанабыз”

последние и лучшие новости искусства в мире

26-19Бүген илебездә Конституциягә үзгәрешләр кертүгә халык ризалыгын бирүнең соңгы көне. 25 июньнән бирле бүгенге көнгә кадәр сайлау участоклары иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләделәр. Участокларда эшләүчеләр, як-яктан ризасызлыклар күп булуга карамастан, кешеләр киләләр, сайлыйлар, дип сөйләделәр. Әлбәттә, аларның сайлау нәтиҗәсе әле билгеле түгел, бюллетеньнәр бүген кичкә генә исәпләнеләчәк.

Төмән районының 1901 нче Индрәй сайлау участогы комиссиясе белән тәҗрибәле Лия Вәлишина җитәкчелек итә. “Комиссиядә 9 кеше эшли. Барысы да үз эшләрен яхшы беләләр. 26-207 көн дәвамында тырышып бурычларын үтиләр, - дип сөйләде ул. - Эпидемиологик ситуацияне истә тотып, вирустан саклануның барлык кагыйдәләрен катгый үтәп, тавыш бирергә килүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, барлык таләпләр дә җиренә җиткереп башкарыла. Сайлау участогы мәктәптә урнашкан. Ишектән керүгә, һәркемнең температурасы үлчәнә, куллары махсус сыекча белән эшкәртелә, битлек, ручка, Конституциягә үзгәрешләр кертү турында белешмәләр белән буклет бирелә. Сайлау залына тиешле ара калдырып кына керүләре күзәтелә. Бүген төшкә кадәр 69 процент сайлаучылар үз фикерләрен белдерделәр инде. 26-22Алар арасында 12 кеше беренче генә мәртәбә тавыш бирделәр. Сәламәтлекләре буенча участокка килә алмаучыларның өйләренә барабыз.

Аннары һәркемгә “Җиңү вакыты” викторинасында катнашырга тәкъдим ителә”. Викторинада отылган призларның бәхетле хуҗалары фоторәсемнәре көн саен авыл һәм район интернет төркемнәрендә бирелеп бара. Әле бүген Червишево поселогында 81 яшьлек бабайның автомобиль отуын күреп сөендек. Боровскийда 3 балалы ханым квартира отты. Индрәйдә дә телевизор, икмәк пешерү җайланмасы, фен, чәйнеккә ия булучылар бар.

26-23Бүген Боровский сәнгать осталары матур концерт күрсәттеләр. Авыл мәдәният хезмәткәрләре “Чәк-чәй” фестивале оештырдылар, теләүчеләр өчен чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде. Авылдашлар 3 ай буе иркенләп аралаша алмадылар, монда күрешеп, сөйләшеп алуга да чиксез шат иде алар.

Сайлаучылар яхшы киләчәккә өметләнә, өлкән буын, гадәттәгечә, җитәкчеләрнең халык өчен начар эш кылмавына ышана, яшьрәкләр сәламәтлек саклау, экология, пенсия, мәдәният, мәгариф юнәлешләрендә, балалар өчен һәм башка яхшы үзгәрешләргә тавыш бирә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836