#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Искер-җыен” фестивале

последние и лучшие новости искусства в мире

29-16“Искер җыен” юбилейлы халыкара фестивале 22 июльдә борынгы Себер ханлыгы башкаласы булган, Тубыл шәһәреннән 19 чакрым ераклыкта урнашкан “Искер” тарихи-мемориаль комплексында дәвам итте. Көн бик эссе булуга карамастан, халык бик күп җыелды. Бәйрәм башланганчы, сәүдә нокталары, ризык пешереп сатучылар урнашып, районнардан килүчеләр милли йортларын әзерләп өлгергәннәр иде. Бәйрәм, гадәттәгечә, “Себер Гимны” белән башланып, кунакларны “Күчем хан” белән “Сүзге ханбикәнең” каршылап, сәламләүләре белән башланды.

Дин әһелләре изге җирдә ятучы мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылганнан соң, “Наследие” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова бәйрәм белән котлап, чараны оештыруда булышучыларга, аеруча, ел саен бәйрәмне уздырыр өчен матди ярдәм күрсәтүче эшкуар Дамир Ибраһимовка, килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. Халыкны бәйрәм белән котлап өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, Абалак авыл хакимият башлыгы Вера Вахрушева, Бөтендөнья татар Конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы вәкилләре – Марат Гатин, Булат Рәхимҗанов, Айдар Габдинов, Казахстан Республикасының халыкара архитектура академиясе профессоры Сагындык Джамбулатов, өлкә себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова чыгыш ясадылар. 29-18Аннары тамашачыларга Татарстанның атказанган җырчылары Айдар Габдинов, Әлфия Хәбибуллина, яшь җырчы Гөлнара Хәйруллина матур җыр һәм дәртле биюләр бүләк иттеләр. Мәйданчыкларда төрле бәйгеләр, балалар өчен викториналар оештырылды. Ә төп сәхнәдә үзешчән артистлар “Вокал”, “Уен кораллары”, “Хореография”, “Нәфис сүз остасы” номинацияләре буенча ярыштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Шулай ук 7 сарык чалынып, хәтем ашы уздырылды. Бәйрәм кичке сәгать 8гә хәтле барды, халык Татарстан артистларының чыгышларын бик яратып карадылар, биеп, күңел ачып ял иттеләр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836