Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хәтер картасында яңа нокта

последние и лучшие новости искусства в мире

Аромаш районы, Үткәрмә авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды.

Һәйкәл битараф булмаган җирле халык җыйган акчалар хисабына куелган, дип хәбәр ителә Төмән өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүмат үзәгендә.

Моннан тыш, Аромаш муниципаль округы башлыгы Игорь Власов билгеләп үткәнчә, проект район администрациясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Ул объектны урнаштыру урынына китерү, территорияне төзекләндерү һәм җир кишәрлеген рәсмиләштерү мәсьәләләрен үз өстенә алган.

29-23-25

- Мемориалны ачу үткәнгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим адым да булды. Яшьләр лаеклы киләчәк төзү өчен ата-бабаларының каһарманлыгын белергә һәм истә тотарга тиеш, - дип ассызыклады Игорь Власов һәйкәлне ачу тантанасында.

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан бу мөһим вакыйга барлык кешеләрне берләштерде, чөнки аларга бабаларыбызның батырлыгы турында истәлек мөһим һәм әһәмиятле. Һәйкәлнең тантаналы ачылышында Новопетрово һәм Малиново мәктәпләре укучылары, Үткәрмә авылы халкы һәм кунаклары, ветераннар советы әгъзалары һәм имам Руслан Мәмәтов катнашты. Катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар һәм каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Үткәрмә авылыннан Кызыл Армия сафларына 30дан артык кеше алынган.

Өлкә хакимияте мәгълүмат үзәге.
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836