Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәр Сабан туенда милли көрәш буенча абсолют батыр исемен алган Төмән районы, Талымхан авылы егете Салават Абдуллин - өлкә данын чит регионнарга таныткан өметле көрәшче. Ул күптән түгел Якутиядә, XXV нче федераль Сабантуй кысаларында узган татар көрәше буенча бөтенроссия ярышларында катнашкан 75 көрәшче арасында 2 урынны яулап кайтты. Аннары Татарстан Республикасында узган көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм Беренчелегендә 27 илдән катнашкан 300дән артык спортчы арасында 130 килограммнан артык авырлык категориясендә Салават Абдуллин бронза медальгә ия булды. Шунда ук «Пляж көрәше» буенча дөнья чемпионаты узды, анда Салават Абдуллин алтын медаль яулап, тарихи казанышларга иреште. Бу бәйгедә ул Төмән билбау көрәше мәктәбенең дөньяда иң көчлеләрнең берсе булуын исбатлады.

Салават милли көрәш спорт төре белән 7 яшеннән шөгыльләнә. Мәктәпкә укырга кергәч, әнисе, физик яктан сәламәт үссен өчен, тренер Рөстәм Хәсәновның секциясенә яздыра. Салават башта бик теләмәсә дә, балалар белән танышып, дуслашкач, бар күңелен биреп секциягә йөри башлый. Аннары Төмән шәһәренең «Прибой» спорт комплексында грек-рим көрәше буенча Россиянең спорт мастеры Алмаз Миңнебаевта көрәш серләренә төшенә. Хәзерге көндә ул Каскара спорт мәктәбендә тренеры Дмитрий Пяткин җитәкчелегендә билбау көрәше буенча осталыгын, көчен ныгыта. Һәм 2019 елдан башлап төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашмыйча калмый. Салават туган мәктәбендә урта белем алгач, Төмән шәһәренең транспорт технологияләре һәм сервис көллиятендә слесарьлык эшләре остасы һөнәре буенча белгечлек алып чыга. Бүгенге көндә Ямбай авылында «Орион» металл прокат җитештерү заводында эретеп ябыштыручы һәм станок операторы вазифаларын башкара.
Салаватка киләчәктә дә уңышлар, олы казанышлар юлдаш булсын. Өлкәбезне генә түгел, Себер җирендә яшәүче татарларыбызны дөньякүләм танытканы белән бар күңелдән горурланабыз.
Рәүфә КАНГАЗИНА.