#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

На смену асфальту приходит резиновая плитка. Соңгы вакытта Төмәндә ишек алларын һәм тротуарларны резин плитәләр белән каплый башладылар. Быел план буенча 20 ишек алды төзекләндереләчәк. Резин плитәләр йөгерү сукмакларын, спорт, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүдә дә кулланыла. Инде бу эшләр тагын да тизрәк барачак, чөнки Төмәндә таушалган автомобиль шиннарын эшкәрткәннән соң барлыкка килгән резин вагын кызу килеш пресслап плитәләр җитештерү заводы эшли башлады. Завод тәүлеккә 400 плитә чыгарачак.

* * *

Предпринимателей защитят работники прокуратуры. РФнең генераль прокуроры боерыкнамәсе буенча һәр айның беренче сишәмбесе бөтенроссия эшкуарларын кабул итү көне булып исәпләнәчәк. Эшкуарлар өлкә һәм территорияләр прокуратураларына үзләренең хокукларын яклап һәм консультация алу максаты белән мөрәҗәгать итә алачаклар. Прокуратура хезмәткәрләре хокук саклау, шулай ук тикшерү һәм күзәтү органнары, эшкә заказ бирүчеләрнең эшкуарларга карата законсыз эш итүләренә тоткарсыз рәвештә чик куерга тиеш булачаклар.

* * *

Губернатор встретился с руководством Тюменского района. Өлкә губернаторы җитәкләгән чираттагы утырышта инвестиция, юл төзү һәм ремонтлау сораулары каралды. В.Якушев игътибарына ике проект - Червишево авылында спорт комплексы һәм Мичурино авылында кунакханә комплексы төзү тәкъдим ителде. Быел районда барысы 15 проект тормышка ашырыла, аларның өчесе инде эшлиләр. Моннан башка районда юллар төзекләндерелә. Нәтиҗәдә, яхшы якка үзгәрешләр 194 урам һәм 23 авыл хакимиятенә кагылачак.

* * *

В акватории Крыма обнаружен торпедный катер, изготовленный в Тюмени. Үткән ел көзен эзләнүчеләр Кара диңгез төбендә Ватан сугышында мина шартлаудан җимерелгән торпеда катерын табалар. Төмән шәһәренең 639 номерлы заводында чыгарылган һәм Кырымны азат итүдә катнашкан әлеге судно 70 елдан артык диңгез төбендә яткан. Бу мәгълүмат белән Төмән шәһәрендә торпеда катерына һәйкәл кую эше белән шөгыльләнүче депутатлар кызыгып, Краснодар крае коллегалары белән сөйләшкәннән соң, табылган 10га якын деталь Төмәнгә кайтарылды. Алар хәзер “Җиңү коралы” проектын башкаруда кулланылачак.

* * *

Растет число заболевших менингитом детей. Бүгенге көндә Төмән өлкә йогышлы авырулар хастаханәсендә 44 бала менингит авыруыннан дәвалана. Белгечләр әйтүенчә, һәр 3-4 ел саен җәй һәм көз айларында, вирусның яңадан-яңа төрләре килеп чыгу сәбәпле, авыручылар санының күбәйгәне билгеләнә. Әлеге чирнең тышкы билгесе зурларныкы һәм балаларныкы да бер төрле: баш авырта, югары температура, костыра. Шундый симптомнар булганда, табибны өйгә чакыртуы шарт.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836