Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области началась уборка урожая. Яркәү районы кырларына уңыш җыю өчен беренче авыл хуҗалыгы техникасы чыкты.“Ясень-Агро” оешмасы - лидер. Биредә көзге бөртекле (озимые зерновые) культуралар уңышын җыюга керештеләр. Көзге арыш 8 гектар мәйданда суктырылган, тулай җыем 11 тонна тәшкил итте, уңыш – гектарыннан 13,7 центнер. Өлкәдә барлыгы 8,2 мең гектарга якын көзге бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю планлаштырыла. Регионның 5 районында ачык грунт яшелчәләрен җыюга керештеләр. Яшелчә 28 гектар мәйданда җыелган, шул исәптән кәбестә – 21 гектар, чөгендер – 3 гектар, салатлар – 4 гектар, яшелчә – 1175 тонна, уңыш – бер гектардан 420 центнер.

* * *

В пришкольных лагерях Тюменской области стартовала вторая смена. Оештыручылар лагерь традицияләрен сакладылар, әмма коронавирус пандемиясе аркасында Роспотребнадзор таләпләре белән коррективлар керттеләр, эш иттеләр. Һәр отрядта 15 баладан артык булмады һәм массалы чаралар үткәрелмәде. Һәр иртәдә температураны үлчәделәр, кешеләрнең кәефен тикшерделәр, бөтен персонал битлектә йөрде. Сәламәтлекне һәм физик форманы тоту өчен сабыйлар зарядка ясадылар, вакытларын саф һавада уздырдылар. Беренче сменада лагерьларда 24 мең бала ял итте. Таләпләрне үтәгәнгә смена тыныч, һичнинди вакыйгасыз узды.

* * *

Жителям Татарстана покажут картины, написанные тюменской нефтью. Татарстанның Алабуга шәһәрендә Әлфея Мөхәммәтованың “Тере этника” дигән күргәзмәсе ачылды. Төмән рәссамының эшләре Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының көмеш гасыр китапханәсендә 23 августка кадәр тәкъдим ителгән. Экспозициягә йөздән артык эш кергән. Тамашачылар көзге яфракларда юка рәсем белән язылган авторлык кәгазен, утын яндыру керамикасын һәм башкасын күрәчәкләр. Әлфея Мөхәммәтованың 200дән артык эше төрле күргәзмәдә куелган һәм Канаданың, Кытай, Япония, Германия, Венгриянең күп кенә музейларында шәхси коллекцияләрендә урнашкан.

* * *

Соглашение о сотрудничестве в сфере развития футбола. Екатеринбург шәһәрендә Төмән өлкәсе хөкүмәте, Россия спорт министрлыгы, Россия футбол берлеге һәм региональ футбол федерациясе хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. “Төмән өлкәсендә футбол спортның иң массалы төре булып исәпләнә – аның белән 35 мең кеше шөгыльләнә. Безнең үзебезнең футбол традицияләребез һәм җиңүчеләребез бар. Мәсәлән, 2019 елда “Төмән” мини-футбол клубы Россия чемпионаты җиңүчесе булды. Төп максатыбыз – футболны үстерү тармагында 2024 елгача аның белән шөгыльләнүчеләрнең санын 50 мең кешегәчә җиткерү”, - дип сөйләде губернатор Александр Моор.

* * *

Моржи из Тюмени готовятся к “Черноморской эстафете Победы”. Спорт акциясе 20 октябрьдән 7 ноябрьгәчә Кара диңгез яры буенда узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Катнашучылар 20 көндә 555 чакрым юл үтәчәкләр. Эстафетага старт Новороссийскта биреләчәк. Аннары спортчылар Краснодар крае, Кырым ярымутравы янында Кара диңгез яры буенда йөзәчәкләр. 7 ноябрьдә моржлар Севастопольдә булачаклар. Барлыгы Россиянең 30 спортчысы катнашачак.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836