#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Күкрәнде авыл көне

последние и лучшие новости искусства в мире

32-6Тубыл районы, Күкрәнде авылының 400 еллык юбилее 5 август көнне өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, Төмән фанера заводы җитәкчесе Әлмирә Кәримова, авыл эшмәкәрләре Тимерхан Ваһапов, Марсель Рыханов, Илсур Мәүлетовның матди ярдәме һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Булат Ташбулатов, авыл старостасы Фәрит Ташбулатов, клуб мөдире Нәчибә Ташбулатова оештыруында бик күңелле узды. Бәйрәмгә кунаклар төрле шәһәрләр, күрше авыллардан җыелышып килделәр һәм очрашу-күрешүләрдән зур канәгатьлек кичереп, матур ял иттеләр.

Күкрәнделеләрне Авыл көне белән Кутарбитка авыл хакимияте башлыгы Светлана Каммерцель котлап авылның өлкән яшьтәге сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, юбилярлар һәм бүгенге көндә авылда халыкка хезмәт итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Халык исеменнән Булат Ташбулатов, Фәрит Ермышев чыгыш ясадылар, алар үзләренең язган шигъри юлларын да сөйләделәр. Күңелләрне тибрәндереп Зиннур Байнашев иҗат иткән “Күкрәнде Гимны” яңгырады. Ул әле тамашачыларны моңлы җырлары белән дә сөендерде. 32-7Авыл һәм читтән килгән үзешчән артистлары оештырган концерт та югары дәрәҗәдә үтте. Бөтенроссия күләмендә танылган яшь талант иясе Ильяс Хәйрулловның, Тубыл район мәдәният үзәге җырчысы Нурхәят Шагбанова, Кутарбитка мәдәният йорты хезмәткәре Руслан Утяшев, Ләчек авылыннан Маннура Назырованың матур җырларын халык ялкынлы алкышларга күмделәр. Концерттан соң халык клубта “Иң тәмле ризык” бәйгесендә катнашучыларның тәм-томнары белән сыйландылар. Балалар өчен төрле ярышлар уздырылды, өлкәннәр дә читтә калмадылар. Бүләкләр һәркемгә җитте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836