Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Моң» сүзен русчага тәрҗемә итеп булмый, ләкин аның мәгънәсе: кешенең җаны нидән әрни. Мондый вакытларны без хәзер дә онытабыз икән, арабызда яхшы гореф-гадәтләр барлыгын белмибез. Халык әйткән бит: «Тереләрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен хөрмәт ит». Татарларда шундый гадәт бар: туганының каберенә яшь каен утырту.
Шундый каенны Яркәү районының Исенево авылында яшәгән Сәйнулла Мәүлүкаевның балалары Бурбар зиратындагы аталарының каберенә утыртканнар. Урын матур. Янәшәдә — Тобол елгасы, аңа бер инеш коя. Яныннан федераль юл үтә, тәүлек буе машиналар агыла, тормыш кайный.

Сәйнулла Сәйбукай улы утны да, суны да кичкән кеше. Саулыгын башкалар өчен беркайчан жәлләмәгән. Өйләр корырга, балык тотарга оста булган, берничә төн учак янында йокларга туры килгән.
Эләккән табышын колхозчыларга бушлай бирә торган булган. Көндезләрен «Маяк», Сталин исемендәге зур исемле колхозларда эшләгән. Тагын да элегрәк крестьяннар белән бергә Кедровый (Югра) поселогын төзегәннәр. Шундый поселокларны төньякта барысы 150не корганнар. Алар ягулык комплексы өчен нигез булганнар һәм эшчеләргә торак белән ярдәм иткәннәр.
Бөек Ватан сугышы елларында Сәйнулла Мәүлүкаев Ерак Көнчыгышта тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иткән, серле тоннельләр, Совгавань портын төзегән (портны төзүне 50 нче елларда гына тәмамлаганнар). Юграга кайткач, көн-төн ачлыктан кешеләрне коткарган.
25 елдан соң Бурбарга (Исенево авылы беткән) әйләнеп кайткан. Җаны олы абыйлары Әйсәтдин, Сәйбуш, кече энесе Айнулла, анасы, кызы, 2 улының үлеменнән әрнегән.
Авырлыкны җырлап кичергән, Сәйнулла аларны бик күп белгән. Үзенең кайгысын күрсәтмәгән, кешеләр арасында һәрвакыт шаярган. Төпкә, баскычта, суда, Обь елгасында көймәдә утырып, ауда үтерелгән җанвар тиреләрен эшкәрткәндә, балаларга кием-салым һәм аяк киемнәре теккәндә җырлаган. Хәтта вафатына 3 көн кала туганнарының туенда такмаклар башкарган.
Сәйнулла - Сәйбукайның исән калган бердәнбер улы, абыйларының ятим калган балалары аны әтиләре итеп күрделәр. Аңа еш кына ярдәм сорап киләләр иде. Бернәрсәне дә кызганмады. Бары тик абыйлары үзләре үстергән, йөрергә өйрәткән Серко исемле атын гына сагынды. Аның истәлегенә әти соры ат сатып алган, аны кошевкага җигеп, Бурбар урамнары буйлап сабыйларны йөрткән. Тагын киномеханикка авылларга банкалар илтер өчен ат биргән, чанасына ипләп печән, солы салган, үз тунын куйган, «Кино куганчы, атка азык бир, ә сыртына тунымны яп», — дип кисәткән. Киномеханик бушка күрсәтелгән ярдәмгә сөенгән, ә күрше бухгалтер район бүлегенә әләкләр сырлаган, янәсе, ул атлардан керем ала. Фактлар расланмаган. Атларын әти кешеләргә һәрвакыт бушлай биргән.
Сәйнулла Мәүлүкаев намус белән яшәде, хакыйкатьне яратты, беркемнән курыкмады, 57 яшендә вафат булды.
Ул уллары һәм оныклары каберләре белән уратып алынган. Аның васыяте: «Кешеләр, сыгылмагыз, алга барыгыз, тереләрнең кадерен белегез, үлгәннәрнең каберен хөрмәт итегез!»
Роза ХӘКИМОВА,
Төмән шәһәре.