#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области сделали прогноз по урожаю зерновых с учетом засухи. Өлкәдә 1 млн 200 мең тонна ашлык җыеп алырга планлаштыралар. Фараз буенча регионга уңыш азык-төлек һәм фураж максатларына, орлык материалына һәм реальләштерүгә җитәчәк. Бөртекле һәм кузаклы культураларның 10% тан артыгы җыеп алынды. Уңыш – гектардан 21 центнер. Борчакны уру төгәлләнеп килә. Заводоуковск шәһәр округы – лидер. Монда уңыш – гектардан 28 центнер.

* * *

Семь тысяч жителей Тюменской области поучаствовали в акции “Сад памяти”. Төмән өлкәсенең җиде меңнән артык кешесе Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә төмәнлеләр 256 мең үсенте утырттылар. Шулай итеп өлкәбезнең һәр районында якташларыбызга тере һәйкәл барлыкка килде. Коронавирус таралмасын өчен утырту белән социаль дистанцияне үтәп, битлек һәм перчаткаларда зур булмаган төркемнәр шөгыльләнде.

* * *

Россельхозбанк повысил стипендии студентам ГАУ Северного Зауралья. 20 еллык юбилее елында Россельхозбанк Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортларының талантлы студентларына 2020-2021 уку елына ярдәмне арттыру турында карар кабул итте. 1 сентябрьдән Төмәннең иң мөһим белгечлекләр буенча белем алучы талантлы 396 студенты ай саен 12 500 сум банк стипендиясен алачак.

* * *

Жителям Тюменской области разрешили ходить в баню. Август аенда Төмәннең кафе һәм рестораннарына залларга килүчеләргә хезмәт күрсәтү эшен яңадан башлап җибәрергә рөхсәт иттеләр. Мәҗбүри шарт бар: җәмәгать туклануы предприятиеләре җәмәгать туклануы оешмаларының бердәм реестрына кертелергә тиеш. Аларга Роспотребнадзор күрсәткән барлык санитар кагыйдәләрне үтәгәндә генә эшләргә була. Шулай ук җәмәгать мунчаларына эшләргә рөхсәт иттеләр, ә никах тантанасында катнашучылар саны 4тән 10га кадәр артты.

* * *

Поисковики показали школьникам найденные вещи погибших красноармейцев. Өлкә эзтабарлар үзәге белгечләре Төмәндә “Безгә хәтерне тапшырдылар” дигән чара үткәрделәр. Акциядә барлыгы 100дән артык кеше катнашты. Алар: мәктәпләр каршында ял итүче балалар, вожатыйлары һәм укытучылар. Эзтабарлар Бөек Ватан сугышы турында викторина, фронт өчпочмагы булдыру буенча мастер-класс, кыр экспедицияләрендә катнашучыларның туристик кирәк-яраклары экспозициясен, “Хәтер кайтавазы” музее үткәрделәр.

* * *

Культурный центр на колесах. “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мөхит” региональ проекты кысасында Ялутор районына күп функцияле яңа күчмә үзәк кайтты. Автоклуб сәхнә-трансформер һәм кирәкле тавыш, яктылык, мультимедиа җиһазлары, электр энергиясе чыганагы белән җиһазландырылган. Автоклуб җиңел сәхнәгә трансформацияләнә, кино күрсәтү өчен видеоҗиһазлар белән җиһазландырылган.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836