Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Лаемтамак авылында Авыл көне бәйрәме гөрләп үтте. Клуб мөдире Вилдан Мәмәтгалиев һәм китапханәче Рәмзия Кульмаметьева бәйрәмне оста итеп оештырып, һәрбер урамда яшәүчеләргә өч номер әзерләргә куштылар. Авылда барысы өч урам - Школьная, Центральная һәм Набережная. Һәрбер урамда яшәүче шул конкурста бик актив катнашып, үзләренең әзерләгән номерларын бик әйбәт итеп халык алдында күрсәттеләр. Шул өч номер эчендә хоры да, сәхнәлештерелгән күренеше дә, күмәк биюе дә бар иде. Конкурста катнашуда Школьная урамынннан яшьләр дә булды: Диана Ибраһимова, Зәйнәп Ишкулова, Флера Назырова, Рәмзия Кульмаметьева, Тәнзилә Хәлидуллина, Роза Айбатова, Роза Ишкулова. Алар беренче урынны алдылар. Алардан пенсионер әбиләр дә калышмадылар: Хәсифә Бәширова, Фәрзәнә Барсукова, Сайрә Назырова, Мәхсәнур Дәминова, Бану Юнысова, Зифанур Ишмөхәммәтова (Зифанур арабызда иң яшебез булды) һәм үзем. Центральная урамында яшәүчеләр 2 нче урынны алды. 75 яшьлек Камәрия апа Мәмәтгалиева үзенең матур җырын, такмакларын Марат Хәбибуллин һәм Азат Абдуллин гармунда һәм баянда уйнаган көйләргә салып күңелле, моңлы итеп халыкка яңгыратты.

Бәйрәмнең икенче өлешен Тубыл шәһәреннән килгән җырчы малай Солтан Бәширов ачып җибәрде. Шулай ук Тубыл шәһәреннән кунак булып килгән җырчы Гомәр абый Янгучинның җырларын халык бик яратып каршы алдылар. Алар белән беррәттән авыл клубы җырчылары үзләренең матур моңлы җырларын яңгыраттылар. Бу инде Фәрзәнә апа Барсукова, Гөлсинә Назырова, Рәзил Мәмәтгалиев, Гомәр Янгучин, Солтан Бәширов, Вилдан Мәмәтгалиев, Айгөл Айдуллина. Үзем авыл көненә багышлап язган җырны Азат Абдуллин баянда уйнаган көйгә башкардым.
Азат Лаемтамак егете, ул бәйрәмгә Тубыл шәһәреннән махсус килеп, бәйрәмне үткәрүдә актив катнашты.
Конкурста катнашу-чыларның барысы да матур өстәлләр әзерләп, тәмле татар ашлары пешереп нарасыйларны сыйладылар. Шулай ук самоварын сүндермичә эссе чәйне Гали абый Юнысов кайнатып торды. Тәмле үлән чәйләрен эчеп, татар ашларын авыз итеп һәр кеше риза булды. Бәйрәм бизәге итеп төрле-төрле матур чәчәкләр дә китерделәр. Рәүфә апа Урамаева чәчәкләре иң матурлары булып чыкты.
Кичен дискотека барышында төрле уеннар оештырылды. Һәркем бүләкләр алып, күңелләнеп бәйрәмне дәвам иттеләр.
Бәйрәмгә килгәннәргә, катнашучыларга, оештыручыларга үзебезнең олы рәхмәтләребезне белдереп калабыз.
Шаһинур МӘМӘТГАЛИЕВА, Тубыл округы, Лаемтамак авылы.
Рәсемдә: бәйрәмдә.