Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Әмирхан Еники (1909–2000)

последние и лучшие новости искусства в мире

Сүз осталыгының иң нечкә дәрәҗәсенә ирешкән прозаик. Аның «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык», «Без кырык бала идек» кебек хикәяләре — татар әхлагы, намус һәм җан матурлыгы турындагы фәлсәфи трактатлар. Ул кешенең эчке дөньясына хирург пычагыдай үткен күз белән карый.

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәреннән иң тетрәндергеч һәм мәгънәле өзекләрнең берсе — Акъәбинең соңгы васыяте. Бу өзек ана белән бала арасындагы тирән аерылышуны һәм туган туфракка булган мәхәббәтне чагылдыра.

«— Суфиян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез икегез дә укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә түгәрәк кенә тормышыгыз бар, бер-бер артлы балаларыгыз үсеп килә, үзегез дә инде олыгаеп барасыз. Хак Тәгалә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның игелеген күрергә насыйп итсен!

35-7-26

Амин!.. Ләкин сезнең дә сабый чакларыгыз бар иде. Сез «Аслы күл» әйләнәсендәге киң, тигез далада утырган Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылында тудыгыз. Сөттәй йомшак, көмештәй саф сулы «Аслы күл» Юлкотлыдан өч кенә чакрымда... Аның шифалы суында коендырыр өчен атагыз мәрхүм сезне, арбага тезеп утыртып, еш кына шунда алып бара иде. Ә «Аслы күл»нең Нора тавына менсәң, шуннан инде еракта ялгыз утырган, нәкъ түбәсенә куш каен үскән Балкан тавы да күренә. Сезнең «Зыятүләк белән Сусылу» әкиятен ишеткәнегез бар инде, шул көзгедәй уйнаклап яткан күл белән еракта басып торган биек таудан туган әкият ул, ә тауның түбәсендәге куш каенны Зыятүләк белән Сусылуның кабере диләр, каеннар төбеннән бәреп торган чишмәне Сусылуның озын, кара толымнарыннан саркып чыккан су диләр. Әнә шулай әкиятләргә кергән гаҗәеп якты, иркен, матур җирләр бит ул безнең «Аслы күл» яклары! Һ.и, ниләр генә сөйләп булмас иде безнең башкорт илләре, башкорт җирләре турында!

...Мин бераз читкәрәк киттем шикелле, балалар! Әйтәсе килгәнем бүтән иде... Зиһенемне азрак җыйыйм әле... Әйе, менә шул... Сез Юлкотлыда тудыгыз, аның киң урамында чабышып йөрдегез, чирәмендә ятып аунадыгыз... Үсә төшкәч, сез Юлкотлының ак кылганлы яланнарында, тау-чокыр буйларында йөрдегез, бозау көттегез, кизәк җыйдыгыз, әрлән кудыгыз... Бүтәннәрдән бер аермагыз да юк иде, бүтәннәр шикелле үк сез дә ситсы күлмәк, бөрмәле ыштан киеп, ялантәпи йөрүче кап-кара балалар идегез, үскәч кенә менә кем булып киттегез!

...Җиде-сигез яшегездән Юлкотлының кечкенә мәктәбенә сабакка төштегез. Шунда тел ачкычы таптыгыз, шунда күңел күзегез ачылды... Икешәр-өчәр көн рәттән котырган кышкы бураннарда үзем сезне җитәкләп мәктәпкә илтә торган идем... Атагыз Әлшәй базарыннан, куенына кыстырып, сезгә китаплар, дәфтәрләр алып кайта торган иде... Бик ипле, бик бала җанлы кеше иде ул, мәрхүм!..

Юлкотлы мәктәбен бетергәч, Сыртлан мәктәбенә йөреп укыдыгыз... Аны да бетергәч, калага китәбез дидегез,— каршы тормадык. Гәрчә сезне бер-бер артлы яныбыздан җибәреп тору авыр булса да, уку — изге эш, без күрмәгәнне балаларыбыз күрсеннәр, безгә насыйп булмаганны аларга насыйп булсын дип, хәлебез җиткәнчә һәркайсыгызның өс-башын юнәтеп, акчасын да аннан-моннан табып, сезне ерак юлга озаттык. Сездән аерылгач, безгә бик ямансу була иде, атагыз, ир кеше, сиздермәсә дә, минем ашарга утырган саен кашыгыма яшьләрем тәгәрәп төшә иде... Сез киттегез, әмма ул чакларда әле сез Юлкотлыны онытмый идегез, Юлкотлыны сагына идегез, бала кошлар шикелле очып-очып кайткалый идегез... Ләкин ни өчен сез аны соңыннан оныттыгыз? Чакырып-дәшеп тә еллар буе кайтмый башладыгыз?.. Ике сүзнең берендә «туган ил» дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?

...Сез бик еш кына «халык» дисез, ләкин Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит инде. Бер тамырдан чыккан, бер ыругдан үрчегән халык, шуңа күрә ул сезгә якынрак та, туганрак та булырга тиештер ләбаса!.. Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре хәзер дә әле исәннәр. Менә кайтып, тулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез. Һәм күпме рәхмәт, күпме изге теләк сез алардан ишетер идегез. Ярата безнең халык зур укыган кешенең кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ә тәкәббердән кача, тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул...».

Өзекнең мәгънәсе:

Бу монолог — әсәрнең кульминациясе. Авылда, туган туфракта гади генә яшәгән Ананың (Акъәбинең) шәһәрдә зур урыннар биләгән балаларына мөрәҗәгате. Ул аларга байлык, карьера яки югары статус турында сөйләми. Аның васыяте — милли хәтерне саклау.

Ул балаларыннан: туган җирне (Юлкотлыны) онытмауларын, тамырларын, ата-баба туфрагын хөрмәт итүләрен; «Туган ил» дигән олы төшенчәнең нәкъ менә шушы кечкенә авылдан башлануын аңлатуларын сорый.

Бу өзек — милли кодны, нәсел җебен саклауның никадәр мөһим булуы турында тирән фәлсәфи кисәтү булып тора.

Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836