Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Җырлый белүче, аеруча зур сәхнәләрдә каушамыйча чыгыш ясаучыларга шулкадәр сокланам мин! Күптән түгел танышкан иптәш кызым Азалия Латыйпова нәкъ менә шундыйлардан.
24 кенә яшь булуына карамастан, аның ике музыкаль белеме бар. Җитмәсә, социаль челтәрдәге битендә зур аудитория туплап, аны татар телендә бик кызыклы, матур алып бара.
Күптән түгел Азалия бик матур челлендж ачып җибәрде. Ул Төмәннең төрле авылларына барып, шул хакта видеолар төшерә. Видеоны карагач, челленджта катнашасы килә башлый. Шундый тәмле итеп сөйли үзе!
Казан шәһәреннән булуыма карамастан, сәләтле иптәш кызым хакында язмыйча кала алмыйм бит!

Сабантуйларда, туган көннәрдә һәм башка бәйрәмнәрдә өздереп җырлый, барлык кызыклы чараларда катнашып килгән әлеге чая кызны күрү белән бер генә сорау туа: ничек Азалия барысына да өлгерә соң? Рәсемгә дә, җыр-биюгә дә, аш-су өлкәсенә дә - барысына да оста ул! Аның видеолары миллионнан артык караулар җыя.
Танышуыбыз тарихы
Азалия хәзерге вакытта Төмән шәһәрендә яши. Ничек мин, Казан кызы, аның белән таныштым соң дип сорасагыз... Идел яшьләр үзәгендә күптән түгел «Заман» дип аталган блогерлар мәктәбе узды. Азалия һәм аның бертуган апасы Регина да әлеге чарада катнаштылар. Без бер бүлмәдә тордык, видеолар төшердек, чәйләр эчеп тормыш хакында гәпләштек. Әлеге 3 көнне һаман чиксез җылылык белән искә алабыз.
Чиксез сокланам
Кечкенәдән рәсемнәр ясап, җырлап-биеп үскән Азалиягә чиксез сокланам мин. Балконда «Сарман вальс»ын башкарганда, тын да алмыйча тыңлап тордык. Азалия моңлы, иҗади кыз. Иң мөһиме, татар телен онытмый, җырларында, һәрбер чыгышында аның никадәр милли җанлы булуы чагыла.
Азалия - блогер
Азалиянең хәзерге вакытта социаль челтәрдәге битендә 13 меңнән артык язылучы. Татар теленең диалектлары, милли җырлар, көлкеле вакыйгалар һәм башка бик күп кызыклы видеолар яшерелгән анда. Бер карый башласаң, туктап булмый. Җитмәсә, Азалия гел сәхнәдә! Күбәләк төсле матур милли костюмнарда тамашачыларның йөрәкләренә үтеп кереп җырлый.
Азалиягә зур зур уңышлар теләп калам.
Азалия Латыйпова хакында кызыклы фактлар:
Гармунда уйный.
2 югары белеме бар, хәзер 3 нче сендә укый.
Татар музыкасында кумиры – Әлфия Афзалова.
1,5 ай эчендә Төмәннең 7 авылында булып кайтты.
«Гармония» җыр-бию мәктәбен тәмамлады.
«Бәйрәм» студиясендә җырлады.
10 елдан артык «Аккош» татар-башкорт ансамблендә биеде.
«Әмәл» фольклор ансамблендә җырлады.
Хәзерге вакытта үзен иҗатка һәм блогына багышлады.
Рәйсә АБДУЛЛИНА, Казан шәһәре.
Рәсемдә: Азалия Латыйпова, Әмин Бабшанов.