Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Татарстан Республикасы көне уңаеннан ихлас йөрәктән  тәбрик итәм!

Республика көне – 175тән артык милләт вәкилләрен берләштергән күпконфессияле Татарстаныбызның иң күркәм һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе. Бүгенге көндә без Россия һәм дөнья күләмендә үзебезнең казанышларыбыз, талантлы шәхесләребез, каһарман кыз-улларыбыз һәм үзенчәлекле толерант йөзебез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Бөек Тукаебыз әйткәнчә: «Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез». Татарстан халкы арасында һәр чорның үз каһарманнары булган. Бүген дә курку белмәс егетләребез Ватан сагында, алгы сафларда. Алар арасында Россия Герое исеменә лаек булган батырларыбыз да күп.

Бүгенге глобальләшү шартларында милли гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны һәм туган телебезне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Татарстаннан читтә гомер итүче милләттәшләребезнең башкалабыз Казанны һәм республикабызны үзләренең рухи, тарихи Ватаны дип кабул итүләре аеруча куандыра.

Без кайда гына яшәсәк тә, барыбызны да уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбызның иминлеге, бүгенгебезнең тыныч һәм бәхетле булуы, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбызның һәм Россиянең чәчәк атуы өчен хезмәт итәбез.

Кадерле дуслар! Бу күркәм бәйрәм уңаеннан барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, иминлек һәм барлык эшләрегездә зур уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын!

Барыгызны да Татарстан Республикасы көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы 

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836