Сентябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Асия Төлкебаева үз гомеренең 40 елын диярлек китапханәче хезмәтенә, мәгърифәткә һәм мәдәни мирасны саклауга багышлады. Китап битләре ачылу тавышы, китап исе, чаралардагы балалар елмаю, өлкән укучылар белән җылы әңгәмәләргә тулы гомер бу.
Кадерле Асиябез гади китапханәче генә түгел, авылның мәдәни тормышын алып баручысы, бәйрәмнәрнең һәм вакыйгаларның актив катнашучысы, авылның һәм муниципалитетның бер генә мөһим чарасын да калдырмаучы зат та. Милли мәдәниятне һәм туган татар телен саклауга керткән зур өлеше өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Аның хезмәте яшь буында үз тамырларына, тарихка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итте. Югары профессионализм һәм эшкә бирелгәнлек өчен аның хезмәте төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән берничә тапкыр билгеләп үтелде.

Хөрмәтле Асия Абдулла кызына авыл халкы уртак эшчәнлек еллары, зирәклеге һәм күңел җылысы өчен рәхмәт белдерә. Бер урында шундый күп еллар эшләү – зур казаныш! Авылдашлары китапханәне аннан башка күз алдына да китерә алмыйлар, китапханә ятим калган дип саныйлар.
Әйе, Асия Абдулла кызы китапханә дә төземәде, мәдәният сарае да салмады, ләкин авылның һәм бөтен Ялутор округының тормышында зур, изге эз калдырды!
Рафия АЙТБАЕВА,
Ялутор округы, Аслана авылы.