#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор вступил в должность губернатора. Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният йортында узган өлкә Думасының чираттан тыш утырышының тантаналы өлешендә Президентның Урал федераль округы буенча ышанычлы вәкиле Николай Цуканов, УФО регионнары губернаторлары, Дәүләт һәм өлкә Думасы депутатлары, сенаторлар, җәмәгать эшлеклеләре Александр Моорны өлкә губернаторы вазифасына керешүе белән тәбрикләделәр. Александр Моор өлкә Уставының церемонияле нөсхәсенә уң кулын куеп тантаналы ант сүзләрен әйткәннән соң, өлкә Думасы рәисе Сергей Корепанов аңа өлкә губернаторы символын тапшырды. Александр Моор үзенең эш программасы белән таныштырды һәм үзенә ышаныч белдереп, сайлауларда тавыш биргән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

* * *

Тюменские аграрии продолжают сбор урожая. Төмән өлкәсендә урып-җыю кампаниясе эшләре җитезлек белән бара: һава торышының тотрыклы булмавына карамыйча, барлык районнар да югары уңышларга ирешәләр. Урып-җыелган мәйдан буенча беренче урында - Упорово районы, аннары - Төмән, Яркәү районнары һәм Заводоуковск шәһәр округы. Өлкәдә бары 24,5% бөртекле, кузаклы культура суктырылган. Шуны әйтергә кирәк, быел үткән елга караганда җитештерүчәнлек югары - тәүлеккә 8,7 мең гектар тәшкил итә.

* * *

В Тюмени появится пункт временного пребывания для бездомных людей. Бу көннәрдә “Шәфкать” социаль проектларны үстерү үзәге тырышлыгы белән Төмән шәһәренең Коммунистическая урамында йортсыз кешеләрне җылыту ноктасы булдырылачак. «Төн куну йорты» проекты өлкә социаль үсеш департаменты бәйгесендә җиңеп, грантка лаек булды. “Безнең шәһәр” порталы хәбәр итүенчә, яшәр җирләре булмаган кешеләргә биредә 30 койка-урын, җылы аш, чиста киемнәр, медицина ярдәме һәм санитар эшкәртү тәкъдим ителәчәк.

* * *

Началась подготовка к Тотальному диктанту–2019. Гадәткә кергән тотымлы диктант язу 2019 елның 13 апрелендә үткәреләчәк. Шул сәбәпле рус теленнән белемнәрен яхшыртырга ярдәм итәчәк «Никогда не пиши “ни когда”» дип аталган онлайн-курслар эшли башлады. Шулай ук орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен онлайн-мәктәп курсларында искә төшерергә була. Тиздән “Тотымлы диктант башкаласы“нда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлаячак.

* * *

Кинопроект «Тобол» представили на международной выставке. Мәскәү “Экспоцентр” комплексында узган “Ял-2018” халыкара күргәзмәсе кысаларында “Тубыл” тарихи драмасының тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге кинопроект Себер һәм Петр патша заманы турында сөйләү генә түгел, регионның туризм потенциалын үстерүгә дә юнәлтелгән. Шуны әйтергә кирәк, 1 декабрьдә Төмән шәһәрендә “Тубыл” фильмы беренче тапкыр күрсәтеләчәк.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836