#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Яңарыш”ка - 28 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле “Яңарыш”лылар!

Сезне күпләр арасында да бердәнбер булып калачак туган газетабыз «Яңарыш»ка 28 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйм! Онытылмас шәхесләребез рәтендә мине дә, үземә ышаныч тудырып, дөньяга күрсәткән үлемсез газетабызның күренекле коллективы алдында зур хөрмәт йөзеннән башымны түбән иеп, чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Үзегезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, саекмас иҗат, ак бәхетләр телим.

Сездә генә шундый гадәт:
Мин-минлексез сабыр холык,

Сокланырлык гадел әдәп

Икәнлеген күрә халык...

Шундый караш һәм яхшы теләкләр белән Фәхриҗамал УТЯШЕВА,
Вагай районы, Птицы авылы.

* * *

Хөрмәтле “Яңарыш” коллективы!

Сезне һәм газета укучыларны, хәбәрчеләрне, язылу кампаниясендә актив катнашкан ярдәмчеләрне, матди ярдәм күрсәткән спонсорларны, милләттәшләрне – күпләрнең җан азыгына әверелгән, көтеп алган басмабызның туган көне белән ихластан котлыйбыз.

Ә инде сезнең халкыбызга хезмәт итү вазифасын югары дәрәҗәдә башкарып, басманың колачын киңәйтү, сәхифәләрен төрләндерү, абруен яклау, дәрәҗәсен үстерү өлкәсендә җиң сызганып эшләвегез мактауга лаек. Катлаулы заманада газетаның тиражын югалтмау, арттыру өчен зур тырышлык күрсәтеп башкарган игелекле хезмәтегез белән горурланабыз, мең рәхмәтләр юллыйбыз.

Киләчәктә сезгә иҗади уңышлар, милләт җанлы каләмдәшләр, кызыклы очрашулар, яңадан-яңа ачышлар юлдаш булсын. Шәхси тормышыгыз имин, гомерләрегез хәерле озын, бәхетләрегез очсыз-кырыйсыз, сәламәтлегегез нык, уңышларыгыз мәртәбәле булсын.

Ә “Яңарыш” өлкә татар дөньясының алдынгы, үрнәк алырлык, үзенчәлекләрен саклаган шәхесләрне, күренекле кешеләрне, татар көнкүрешен гәүдәләндергән басма, якты киләчәккә әйдәүче, юл күрсәтүче маяк булып яшәсен. Иң мөһиме, бер могҗиза булгандай, татар яшьләрендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, горурлык хисләрен сеңдерүдә, үз тамырларын аңлауда әһәмияте кинәт артсын иде. Дус булыйк, туган булыйк, бер-беребезгә рәхмәтле булып яшик, дуслар!

Зур хөрмәт белән саф теләкләр юллап Шәрифә АЛЕЕВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836