#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар теле буенча иң яхшылар билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

4-2Яңа ел каникуллары вакытында ук укучыларның өлкә олимпиадасы башланды. Ел саен бу ярышларны татар теле һәм әдәбияты, француз телен иң яхшы белүче укучылар башлыйлар. Быел өлкәнең Вагай (Карагай, Аусак, Тугыз, Юрмы), Тубыл (Вәчир, Лаемтамак), Төмән (Акъяр, Индрәй, Муллаш, Ямбай, Шыкча), Ялутор (Аслана, Яңа Атьял, Исәт), Яркәү (Карбан, Яңа Кәешкүл) районнарыннан һәм Төмән шәһәренең 52нче мәктәбеннән 36 укучы катнашты. Алар Төмән шәһәренең 21нче гимназиясенә җыелдылар.

Олимпиаданы тантаналы төстә ТОГИРРО проректоры Наталья Милованова ачып җибәрде һәм укучыларны: “Муниципаль турларда җиңүче меңләгән яшь эрудитлар арасындагы ярышларны сезгә – татар теле һәм әдәбияты буенча катнашучыларга ачу хокукы бирелә.

Барлыгы 23 предметтан ярышлар аларга үзләренең мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен аңларга ярдәм итәчәк”, - дигән җылы сүзләр белән котлады. Беренче көнне татар теле, икенче көнне татар әдәбияты буенча көч сынашкан укучыларның җавапларын хөрмәтле жюри җентекләп тикшерде. Алар: председателе - филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының социаль һәм гуманитар фәннәр институтының гомум тел белеме кафедрасы профессоры Хәнисә Алишина, Тубыл дәүләт педагогия институты доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова, шул ук институт доценты, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина.

Олимпиада югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Укучылар биремнәрне чишкән арада укытучылар өчен семинарлар үткәрелде. Беренче көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өлкә методик берләшмәсе җитәкчесе, Төмән шәһәренең 52нче этномәдәни мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова мастер-класс үткәрде.

– Үзендә галим, методист, яңа мәгълүмати технологияләрне яхшы белгән укытучы сыйфатларын туплаган филология фәннәре кандидаты Халидә Хәлидулла кызы тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә, өстәмә әдәбият, фәнни хезмәтләр белән эшли, бу эшкә укучыларны да тарта. Туплаган тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша да. Бу юлы ул Булат Сөләйманов иҗаты буенча мастер-класс уздырды. “Мәдәниятләр диалогы” конференциясе кысаларындагы “Иң яхшы укытучы”, “Иң яхшы этномәдәни мәктәп” бәйгеләренә әзерлек турында сөйләде. Берничә презентация тәкъдим итте. Икенче көнне 21 февральдә булачак Бөтендөнья туган тел көненә һәм “Сөләйманов укулары”на әзерлек турында сүз барды. Себер татар телен өйрәнү буенча түгәрәк һәм факультатив эшләргә тукталдык.

Укытучыларның һәр соравына методик рекомендацияләр бирелде. Аннары “Регион-Төмән” телерадиоширкәтендә әзерләнгән Төмән бае Нигъмәтулла Сайдуков турындагы “Әссәләмү-галәйкум, Себер” телефильмын карадык. Соңыннан соңгы вакытта гына бастырылган китапларым белән таныштырдым, бүләк иттем, - дип сөйләде туган телебез буенча олимпиаданы оештыруда күп көч түгүче Хәнисә Чәүдәт кызы.

Көннең икенче яртысында яңа ачылган “Россия – минем тарих” мультимедияле тарихи паркында булу һәркемгә дә бик ошаган. “Мондыйны әле беркайда да күргәнебез юк иде. Ишектән килеп керү белән үткәннәргә кире кайттык шикелле тоелды. Стеналарда проекторлар, экраннар урнаштырылган, бөтен җирдә компьютер графикасы, түшәмдә дә кино карарга мөмкин. Барысы да искитмәле, заманча. Тагын да киләчәкбез, дигән теләк белән чыктык”, - дип кичерешләре белән уртаклаштылар алар. Тагын да ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев оештырган курайда уйнау буенча мастер-класс та укучылар күңелендә озак сакланыр. Ул һәркайсына да курайлар алып килеп, ноталарны өйрәтте, соңыннан берничә җырны уйнап та күрсәттеләр (рәсемдә).

Ел саен туган тел олимпиадасыннан милләттәшләребез тормышын яктыртучы барлык телерадиотапшырулар, газета журналистлары да читтә калмыйлар. Быел да бәйге турындагы тапшыруларны “Татарстан Яңа гасыр” телеканалыннан да (Төмәндәге журналисты София Хәйруллина), “Яңа сулыш”та да (Ләйсән Фазлуллина) карадык инде, “Яңарыш” сайтында да (http://yanarish72.ru/) дөнья күрде. Хәтта Бөтендөнья татар Конгрессы сайты да элде үз стенасына. Тагын да быел очрашуга Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин килгән иде. Ул оешманың эшләре, киләчәккә планнары, социаль челтәрләрдәге төркемнәре белән таныштырды. Татар телен яратучылар алдында Хәнисә Чәүдәт кызыннан башлап Рафаэль Гадиевның да, Альберт Алтынгузинның да өлкәбездәге бердәнбер татар басмасы “Яңарыш” турында җылы сүзләр әйтүләре, аңа язылырга, ярдәм итәргә кирәклеген белдерүләре бик тә урынлы булды. 36 укучыга да өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров татлы бүләкләр җибәргән иде, балаларның күңеле тагын да күтәрелде.

Ниһаять, жюри әгъзалары да үз эшләрен тәмамладылар. Җавапларга күзәтү ясап, үз сүзләрен әйтеп киттеләр. Иң беренче татар дөньясындагы зур бәйрәм белән тәбрикләделәр һәм һәркайсын монда күрүләренә шат булуларын белдерделәр. Лилия Фәизова: “Әдәбияттан эшләргә тукталганда, 9-11 класслар өчен бер типтагы биремнәр булды. 1нче биремдә тест формасында 10 сорау иде. Балаларның күбесе яхшы эшләгән. Әсәрләрне аз укулары күренә. Шигырьнең бирелгән берничә юлын дәвам итәргә кирәк булганда, белемнәре җитмәүчеләр бар. Иҗади эшкә килгәндә, кайберәүләрнең әсәргә нигезләнеп язарга кушылган сочинениесе, әсәргә бернинди катнашы булмыйчан, гомум мәхәббәт турында килеп чыккан. Сөйләшләрдәге сүзләрне хата дип санамадык. Көлкеле очраклар да булды, рус телендәге сүзләр дә очрады”. Гүзәл Фәйзуллина: “Мин тел буенча үз киңәшләремне әйтеп китәрмен. Диалектологик хаталар очрады, мәсәлән, “кән, китәтеләр, турлы”. Укытучыларга аларны әдәби тел белән чагыштырып өйрәнергә киңәш итәр идем. Орфографик хаталар пунктуацион хаталардан күбрәк булды. Телне баету ягыннан эшләргә, тәрҗемә ягыннан да күбрәк тырышлык күрсәтергә кирәк”.

Түземсезлек белән көтелгән нәтиҗәләр дә хәбәр ителде. Татар теле буенча I, II, III урыннарга 9 класслар арасында Асия Яруллина (52нче мәктәп, Төмән шәһәре), Наилә Кәримова (Төмән районы, Индрәй мәктәбе), Адилә Баязитова (Төмән районы, Шыкча); 10 класслардан Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор, Яңа Атьял), Ләйсән Айдбаева (Төмән, Шыкча), Эльвина Фәтхуллина (Вагай, Юрмы); 11 класслардан Алсу Фәйзуллина (Вагай, Юрмы), Алинә Исмәгыйлова (Вагай, Тугыз), Элина Хисаметдинова (Ялутор, Яңа Атьял) ия булдылар.

Татар әдәбиятыннан иң күп баллны 9 класслардан Рузанна Фастуллина (Төмән, Шыкча), Розалинә Назыйрова (Ялутор, Исәт), Адилә Баязитова (Төмән, Шыкча); 10 класслар арасында Ойша Хисаметдинова (Ялутор, Яңа Атьял), Ләйсән Айдбаева (Төмән, Шыкча), Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор, Яңа Атьял); 11 класслардан Элина Хисаметдинова (Ялутор, Яңа Атьял), Азиза Юнысова (Төмән, Шыкча), Алсу Фәйзуллина (Вагай, Юрмы) җыйдылар.

Аларны әзерләгән укытучыларга: Гүзәл Гайсина (Вагай, Юрмы), Венера Ибукова (Вагай, Тугыз), Гүзәлия Муллачанова (Төмән, Шыкча), Рузилә Исмәгыйлова (Төмән, Индрәй), Халидә Кирамова (Төмән, 52 мәктәп), Фәридә Исхакова (Ялутор, Яңа Атьял), Венера Мингазова (Ялутор, Исәт), ата-аналарына, ярдәм иткән коллективларга, район идарәләренә чиксез рәхмәт белдерәсе килә.

- Өлкә мәгариф һәм фән департаментында оештыру комитеты утырышында 8 укучыны: өч татар теле һәм өч әдәбияттан җиңүчене һәм Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе белән Тубыл районының Лаемтамак мәктәбенең 8 класс укучыларын Казанга халыкара олимпиадага җибәрергә дигән карар кабул ителде, - дигән шатлыклы хәбәр белән уртаклашты Хәнисә Чәүдәт кызы. - Тагын да киләсе елга олимпиаданы үткәрүне яхшырту турындагы тәкъдимнәрем белән дә килештеләр: 8 класслар исәбенә катнашучылар санын 50 кешегә җиткерергә, олимпиадада бөтенләй катнашмаган мәктәпләр белән эш алып барырга, Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләрендәге мәктәпләрдә түгәрәк һәм факультативлар оештырырга, катнаш милләтләр укыган мәктәп укучыларын да олимпиадага чакырырга мөмкинлек туды. 21 февральдә һәр этномәдәни мәктәптә 28 майда тууына 80 яшь булачак Б.В.Сөләйманов истәлегенә “Булат Сөләймановның поэзия һәм проза теле” темасына ачык дәресләр үткәрергә кирәк. Викторина сораулары интернет челтәрләрендә, “Яңарыш”та бирелә”, - дип өстәде Хәнисә Алишина, барлык катнашучыларга, очрашуларга килүчеләргә рәхмәтләрен юллады.  

Укучыларыбыз Казанда да сынатмаслар, һәрвакыттагыча мактаулы урыннар алып кайтырлар.

4-5Төрле районнардан килгән укытучылар белән аралашу вакытында, алар җитәкчеләрнең татар телен укытуга мөнәсәбәтләре яхшы булуын, ярдәм итәргә тырышуларын сөйләделәр. Тик балаларның гына елдан-ел татар теле буенча белемнәре кимүен әйттеләр. Рус теле аралашу теле булып саз артында яшәүче балаларга да күчә башлаган. Алай да быел укучыларның күп катнашуы, югары балл туплаулары, нәтиҗәләрнең татар теле һәм әдәбиятыннан аерым исәпләнүе горурланырлык, башкаларга кызыксындыру чарасы булырлык яңалыклар. Әле җиңүчеләрне февраль ае азагында өлкә башкаласына бүләкләү тантанасына чакырулары, Татарстандагы телне яхшырак өйрәнергә ярдәм итә торган җәйге ял һәм сәламәтлек лагерьларына юллама бирүләре, югары уку йортына керергә җиңеллек булу һәм башка тәбрикләүләр куйган хезмәтнең татлы җимешләре түгелмени?!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836