Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Һөнәри бәйрәмегез белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы төзелә. 1969 елда Токиода узган XVI Конгресста бу көнне Почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә. Бу бәйрәм, почта хезмәткәрләренең эше илләрне һәм халыкларны берләштерә. Кеше кайда гына яшәсә дә, почта йөртүчеләрне көтеп алганнар.

Бөтендөнья почта көне уңаеннан яратып эшләгән һөнәре турында почта хезмәткәре, почтада күп еллар эшләгән Алена Чемолтдинова уртаклашты. Ул Тубыл шәһәренең почта бүлеге башлыгы булып 2006 елдан эшли. Аның җитәкчелегендә 3 хезмәткәр алтынчы почта бүлегендә хезмәт итәләр. Алена Чемолтдинова һөнәре буенча башлангыч сыйныф укытучысы булса да, почта эшен яратып башкара.

41-1-26Хезмәткәрләре турында: «Алар барысы да тырыш, үз эшләрен намус белән үтиләр. Газета-журналларга язылу вакытында милли бәйрәмнәрдә подписка буенча да эшлиләр. Безнең почта бүлегендә тубыллылар җирле газеталарны, өлкә газетабыз «Яңарыш»ны, өлкән яшьтәгеләр ЗОЖ, «1000 советов» һәм башка газета-журналлар яздыралар. Почта хезмәткәрләре эше соңгы елда күп үзгәрешләр кичерде. Без газета-журналлар яздырудан башка түләүләр кабул итәбез, почта бүлегендәге товарларны сатабыз. Һәрбер эш буенча план үтәргә тиешбез. Почта таратучылар, газета-журналларны яздыручылар белән аңлашып эшләргә тырышабыз. Пенсия, пособияләр һәм башка хөкүмәт тарафыннан түләүләрне, почта эшен үз вакытында намус белән эшләүдә һәр почта хезмәткәренең роле мөһим. Гомумән, халык белән эшләүчеләр игътибарлы булырга, эшләгән эшләрен яратып башкарырга тиешләр. Миңа һәм башка почта хезмәткәрләренә бүгенге көндә клиентлар белән эшләүдә Россия почтасының мобиль кушымтасы ярдәм итә. Яңа функционал клиентлар белән эшләгәндә безнең вакытны, клиентларның вакытын экономияли. Почта хезмәткәрләренең эшләре җиңел түгел, шуңа карамастан бөтен күңелләрен биреп эшләгән коллегаларыма кешеләргә һәрвакыт игътибарлы булуларын телим. Шулай ук газета редакцияләре белән киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә язсын», – дип теләкләрен юллады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836