Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яңа уку елын Ниеза Кәримова, сыйныф җитәкчесе буларак, үзенең 11 сыйныф укучылары белән «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресеннән башлады. Ниеза Аслан кызы Түбән Тәүде округы, Чугунаево урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыта. Моннан тыш яшь педагог, балаларны спортка җәлеп итеп, кичләрен волейбол буенча спорт секциясен алып бара. Ә тагын ул мәктәптә «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеген җитәкли. Алар балалар белән бәйрәмнәргә әзерләнәләр, җырлыйлар, бииләр, рәсемнәр ясыйлар, һәйкәлне карыйлар, пенсионерлар ишегалларында тәртип урнаштыралар, күп кенә акцияләрдә һәм чараларда катнашалар. Кыскасы, бик күңелле яшиләр. Шулай ук яшь педагог социаль челтәрләрдә мәктәп битен алып бара, вакыйгалар, узган чаралар белән төп подписчиклар - ата-аналарны таныштырып бара.
Ниеза Аслан кызы Чугунаево авылында туып-үсә. Ул елларда әтисе мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. Шуңа күрә педагогның спорт белән кызыксынуы тулысынча нигезләнгән, аның беренче белеме дә физкультура укытучысы булуы очраклы хәл түгел.
- Хәзер мин мәктәптә спорттан ерак фәннәр алып барам, әмма волейбол да, баскетбол да уйный алам. Хәтерлим, без укыганда атнага 6 көн укып, якшәмбе көннәрендә мин баскетбол, волейбол, чаңгыда шуу буенча оештырылган ярышларда катнаша идем. Мин спортта һәрвакыт алдынгы булдым. Дәрестән соң өйгә йөгерә идем. Йортыбыз авылның икенче башында булгач, сумкамны ташлап кына кире секцияләргә киләм. Хәзер бу турыда укучыларыма сөйләсәм: «Ничек ул бер генә ял көне һәм аны да ярышларда уздырып була соң?!» - дип гаҗәпләнәләр. Ләкин ул чагында безгә бу гадәти эш кебек тоелды, - дип сөйли балачагын искә төшереп ул.
Без укытучының уникаль исеменең барлыкка килү тарихы белән дә кызыксындык.
- Минем исемемә килгәндә, ул чыннан да бик кызыклы. Исемемне миңа телеграфист кушты, дип әйтергә була. Мин тугач, әти абыема: «Кызыбыз туды», дип телеграмма җибәрә дә, «Луиза белән Аслан»» , - дип имзалый. Ә телеграммада: «Кызыбыз Ниеза туды. Аслан» дип язылган була. Язмыштыр, дип әтием белән әнием бу исемне миңа кушалар, - дип аңлатып китте Ниеза Аслан кызы.
Төмән дәүләт университетында укып, физкультура укытучысы таныклыгы алгач, яшь белгеч авылдаш егетенә тормышка чыгып, шәһәрдә төпләнәләр. Кәримовлар гаиләсендә ике егет дөньяга килә. Ниеза Аслан кызы берничә ел балалар бакчасында инструктор булып эшли. Ә моннан биш ел элек алар туган авылларына кайталар.
- Мин кул эшләре белән булырга бик яратам. Авылга күчеп килгәч, кәрзиннәр үрдем, бәйләдем, стразлар белән картиналар ясадым, аннары алар белән өебезнең бөтен стеналарын бизәдем. Чәчәкләр үстердем. Тик, кызганычка, хәзер аларга вакыт җиткереп булмый... - дип сүзен дәвам итә Ниеза Аслан кызы.
Туган мәктәбенә эшкә килгәч, аңа 5 сыйныф укучыларын тапшыралар. Ә быел алар, 9 сыйныфтан соң кыскартылган составта булсалар да, чыгарылыш сыйныф укучылары дәрәҗәсенә җиткәннәр. Квалификациясе күтәрелү белән яшь укытучыга тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укытырга ышанып тапшыралар.
- Элек җәмгыять белемен укучылар бик яраталар иде һәм берничә ел бөтен сыйныфлар белән бу фәннән имтихан тапшырдылар, - дип истәлекләре белән уртаклаша Ниеза Аслан кызы. - Хәзер предметны алып бару структурасы үзгәрә. Тарих балаларга бераз катлаулырак бирелә, сәгатьләр саны әкренләп арта һәм киләсе елдан балалар аннан имтиханны телдән тапшырачаклар. Бу үткәннәр белән яхшырак танышу өчен генә түгел, ә үз фикерләреңне дөрес белдерергә өйрәнү өчен дә яхшы практика дип саныйм, - дип сөйли ул эшендәге яңалыклар белән уртаклашып.
Спорт яраткан тарих укытучысы Ниеза Аслан кызын, коллегаларын узган Укытучылар көне белән котлап, яңа уку елында уңышлар телибез.
Рәүфә КАНГАЗИНА.