Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Укытучылар бәйрәмендә һәркайсыбызның күз алдына укыган мәктәбе, газиз укытучылары һәм мәктәп еллары белән бәйле хатирәләр килеп баса.
Төмән өлкәсе мәгърифәтчелек күгендә, халык күңелендә тирән эз калдырган дәрәҗәле укытучыларыбыз, олы шәхесләребез байтак. Алар турында мәктәпләр тарихында, музеенда аз булса да, ниндидер истәлек-язмалар да юк түгелдер. Булмаса, хәлдән килгәнчә, булдырырга кирәк.
Укытучы, мәктәп киләчәккә эшли. Уйларым йөгерек, булган мәктәпләрне ничектер сакларга кирәк иде. Сәламәтлекләрен югалтып, хәзер инде ярым инвалид булып яшәгән элекке директорларга, җитәкчеләребезгә рәхмәтләр әйтүчеләр, аларның хәлен-яшәешен белүчеләр бар микән? Авыллар мәктәпсез, яшьләрсез яши, үсә алмый.
Бүгенге язмам белән Тубыл якларында һәм Төмән өлкәсендә һәркемгә таныш булган 185 еллык хезмәт стажлы укытучы Урамаевлар нәселенә кыскача булса да экскурсия үткәрергә уйладым.

Укытучы нәселенә нигез салучы Мөхәммәтулла Урамаев безнең Хуҗайлан мәктәбендә 1925-1936 елларда эшли. Абый эшли башлаган елларда мәктәпне 5 еллык мәктәп итә, пионер оешмасы төзи, балаларга коммунистик тәрбия бирү өлкәсендә армый-талмый эшли, төрле түгәрәкләр оештыра, авыл халкын да грамоталы итә, кичләрен аларны укыта. Авыл мәктәбе бердәнбер мәгърифәт, мәдәният учагына әверелә.
Мин Хуҗайлан мәктәбенең 6 класс укучысы. Мәктәп җидееллык иде. Ике ел миңа да шушы яшь укытучыларда укырга туры килде. Альберт Мөхәммәтулла улы шат күңелле, җор телле тарих укытучыбыз булды. Без аны беренче дәрестән үк үз иттек. Дәресләрен шундый җанлы, оста алып бара, син үзеңне шул үткән тарихи вакыйгаларда катнашкандай сизәсең.
Дәрестә еш кына анекдотлар сөйләп безне дә көлдерә, күңелебезне күтәрә иде. Абый көлгәндә, аның күзләре матур елмая, абыйны үзен тагын да чибәррәк итеп куя иде.
Хатыны Фазилә Хәйретдин кызы татар телен укытты, татар әдәбияты дөньясына күземне ачкан укытучым. Апа биргән белем белән Тубыл пединститутының РТО бүлеген тәмамладым. Минем олы рәхмәтләрем икесенә дә.
Фазилә апа гаиләсе белән 1921 елгы ачлыктан Казаннан качып, Пермь краена күчеп килгән гаиләләрнең берсе. Апа телен бервакыт үзгәртмәде – мәктәптә дә, урамда да үз теле белән яшәде. Безнең телдән дә көлмәде.
Икесе дә үз-үзләренә һәм башкаларга таләпчән, дөньяга киң карашлы, туры сүзле, иҗади хезмәт итүче педагоглар булдылар.
Совет власте елларында бәйрәмнәрнең иге-чиге юк иде. Октябрь бәйрәме җитте, концерт куябыз. Берзаман сәхнәгә матрос киемендә Альберт абый чыгып басты. Абый түгел, чын артист, биюен күрсәгез иде! Теләге булса, артист та булырлык егет иде абый. Диңгез флотында хезмәт иткән, бию түгәрәгенә йөргән икән.
Парлы җырга да вакыт җитте. Авыл кызы һәм егете булып, «Җизнәкәй», «Керфекләрең нигә кара» халык җырлары яңгырады. Хуҗайлан тамашачыларын артистларыбыз әсирләделәр дә куйдылар.
Табигатьтән бирелгән сәләт чаткыларын авыл мәктәп-клубларында да үстерергә мөмкин. Абый – шәһәр егете була, апа – авыл кызы.
Урамаевлар гаиләсе авылда да менә дигән итеп яшәделәр: зур хуҗалык тоттылар, сыер, сарык, каз, умарта кортлары да бар иде.
Урамаевлар династиясен кызлары Эльза Альберт кызы Тубыл пединститутының физмат факультетын тәмамлап, Тубыл округы, Кутарбитка мәктәбендә хезмәт куя. Параллель рәвештә класстан тыш эшләрне оештыруны да үз өстенә ала.
Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Хәзер мәктәптә эшләмәсә дә, өлкәдә, округта төрле спорт ярышларында катнаша, йөгерү буенча беренчелекне беркемгә дә бирми.
Энесе Роммель Альберт улы Шадринск педучилищесын тәмамлап, апасы эшләгән Кутарбитка мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләде. Роммелебезгә Әфганстан бәрелешләрендә дә катнашырга туры килде. Язмыш шундый, сынауларны биреп кенә тора.
Барысы да бабалары Мөхәммәт абый башлаган хезмәтнең бар нечкәлекләрен аңлап-белеп, үзләрен үстереп, тырышып, гаилә белән матур яшәп, әниләре Фазилә апага ярдәм итеп яшиләр. Фазилә апабыз 95тә барса да, тик ятмый, мәктәпләрдә, төрле кичәләрдә озын-озын Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан шигырьләрен ятлап, балаларның, авылдашларының күңелен күрә. Апада нинди көчле рух, энергия, ихласлылык, яшәү дәрте бар. Искитәрлек: икебезнең яшь арабыз 10 яшь. Аллаһы Тәгаләбез апаның артыннан ияртеп, мине дә яшәтеп барсын иде дигән теләктә яшим. Күз тимәсен, әлегәчә апаның тавышы яшь ишетелә!
Өлкә укытучыларын профессиональ бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек телим, үз теләкләрегез тормышка ашсын, алдагы көннәрегез якты һәм тыныч булсын.
Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл округы, Хуҗайлан авылы.