30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Подписка - 2021

последние и лучшие новости искусства в мире

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы «Яңарыш» газетасына беренче сентябрьдән 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Вакытлыча өйдә утырырга мәҗбүр булсак та, тормыш дәвам итә! Хәзер элемтәнең барлык почта бүлекчәләрендә генә түгел, матбугатка хәзер өйдән яки офистан чыкмыйча — почта сайтында да язылырга мөмкин.

Газетага язылу өчен «Россия почтасы» сайтына podpiska.pochta.ru кереп, каталогтан «Яңарыш» басмасын табарга кирәк. Аннары газетаны китертү юлын, ничә данәдә һәм күпме вакытка яздыруыгызны билгеләргә, элемтәгә керер өчен үзегез турында мәгълүматларны һәм адресыгызны күрсәтергә кирәк. Аннары сайт аша «Россия почтасы»ның исәп-хисап счетына акчаны күчерү сорала. Шуннан соң заказ электрон юл белән сезнең почта бүлегенә җибәрелә. Ул өч көн эчендә эшкәртелергә тиеш. Аннары почта хезмәткәрләре заказның кабул ителүе, эшкәртелүе һәм сез сораган вакыттан билгеләнгән адрес буенча газетаның килә башлаячагы турында сезнең шәхси кабинетыгызга хат җибәрә. Электрон файлны эшкәрткәндә нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыккан очракта, «Россия почтасы» һәм портал хезмәткәрләре, язылучы белән элемтәгә кереп, проблеманы хәл итәчәкләр. Төзәтелгән файл аннары «Россия почтасы» тарафыннан кабат эшкәртеләчәк. Газетага язылып та, килми башлаган очракта, «Россия почтасы» оешмасының "кайнар линия"сенә: 54-69-80 яки «Яңарыш» редакциясенә шалтыратып белешергә була. Электрон юл белән каталогтагы берничә матбугат чарасына бер үк вакытта язылырга мөмкин.

Язылу бәясе:

6 айга - 375 сум 06 тиен,
3 айга - 187 сум 53 тиен,
1 айга - 62 сум 51 тиен,

 

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 325 сум 68 тиен. Шулай ук “До востребования” һәм абонент тартмасына салу ысуллары белән арзанрак бәягә - 306 сум 24 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы ПР750.

Укучыларыбызга җиңелрәк булсын өчен язылучыларга төрле уңайлырак ысуллар бар.

Менә алар:

1. Газетаны редакциягә килеп алучылар ярты елга 180 сумга.

2. Төмәндә “Урал-пресс” оешмасы аша (белешмәләр өчен телефоны: 63-14-61) язылырга мөмкин.

3. Чит төбәкләрдә яшәүчеләргә 6 айга - 780 сум килеп чыга.

4. Яңа санны башкалардан алдарак pdf-форматта укырга мөмкин. Аны электрон почтагызга җибәрәчәкбез. Кәрәзле телефон, планшеттан һәм компьютердан үзегезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта яраткан газетагызда чыккан материаллар белән танышып бара аласыз.

Электрон газетага язылу бәясе: 6 айга – 210 сум; 1 елга – 420 сум.

Мөрәҗәгать итү өчен электрон адрес: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра., телефон: 8 (3452) 69-57-60.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836